Якташыбыз Нурания Гыйльметдинованың “Йөз ел элек” повестеннан өзек тәкъдим итәбез
Миңа тугыз яшьләр чамасында әби мине Камилә абыстайга укырга илтеп бирде. Безнең авылда ул вакытта ике мәдрәсә булса да, беренче елны әле малайларны сабакка кызлар белән бергә абыстайга йөртәләр иде. Камилә абыстайларның өйләре бездән ерак түгел икән, инешне чыккач та чишмәгә борылган җирдә. Минем бу чишмәгә әбигә ияреп килгәләгәнем бар. “Абыстай чишмәсе” дип атала ул.
Бер килгәнемдә минем әбидән: “Ничек алай, абыстай ясаган мәллә ул чишмәне?” – дигән соравыма:
– Юк, улым, чишмәләрне ясамыйлар. Алар – Ходай бүләге. Безнең авыл халкы ул яктан бик бәхетле: авыл эчендә тыкрык саен чишмә, читтәрәкләрен санап бетерешле түгел. Бу урамда элек-электән муллалар яшәгән, ә мулла абзыйларның абыстайлары була бит. Менә шул абыстайларның берсе бик тә уңган, бик тә сылу булган. Ул туып үскән авылда чишмәләр булмаганга, безнең авылга килен булып төшкәч, өйләренә якын гына челтерәгән шушы чишмәне бик үз иткән ул: керен дә чайкаган, ләгән-комганнарын да кояш кебек балкытып ком белән ышкып юган, йөгерә-йөгерә, су да ташыган. Матур күлмәкләрен киеп, алмалы көянтәләренә бизәкле чиләкләрен элеп, аның суга килгәнен карарга ерак очлардан да хатын-кызлар шушы чишмәгә йөри торган булганнар. Яшь абыстай белән чишмә юлында очрашып, аның сәламен алырга тырышкан безнең авыл хатын-кызлары. Теле дә бик тәмле, үзе дә игелекле булган ул. Инде ул абыстай үлгәнгә дә күпме вакыт үткән, ә аның турындагы матур истәлек чишмә булып ага да ага, – дип җавап биргән иде әбием.
Безнең менә шул чишмә янындарак яшәгән Камилә абыстайларга баруыбыз. Кирпечтән салынган зур гына өйнең арткы ягындагы аерым ишектән эчкә кердек. Мин монда узган җәй бергә каз көтеп йөргән Җамали Миңнисасын очраттым. Ул миңа мондагы тәртипләрне төшенергә ярдәм итте. Беренче көнне ул кизү булганга, алып килгән утынымны аралыкка куйдырды да абыстайдан миңа «Әлпи» язылган кәгазь кисәге алып чыкты. Абыстай, килеп, кайсы хәрефнең ничек укылуын аңлатты, шулай итеп мин дә башка балалар белән бергәләп ”әлеп, би, ти, си, җом, хи» дип көйләп утыра башладым. Ә Миңниса көне буе абыстайларның хуҗалык эшләре артыннан йөгерде: су ташыды, маллар эчертте, идән себерде, самавыр куйды, утын кертте. Бу абыстай, әби сөйләгән абыстай төсле, үз эшләрен үзе башкармый икән, дип уйлап куйдым, Миңнисаның чатыр чабуын күреп. Минем кизү чиратым җитеп, бу тиклем эшне болай җитез башкара алмам дип пошынып утырып, ул көнне укуымның рәте-чираты булмады. Миңниса: “Бәләкәй малайлар кизү тормый”,- дигәч кенә тынычландым...
Повестьнең дәвамын иртәгә - 24 март көнне укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев