Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз!

Көзен караңгы бик тиз төшә, шуңа да балалар бакчасыннан өйләренә кайтучы җәяүле әти-әниләрне һәм балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән ничек саклап калырга, дигән сорау көннән-көн актуальләшә.

Юлда  яктылык җитеп бетми,  өстәвенә, эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында кара төстәге кием кигән җәяүлеләр автомобиль йөртүче өчен “невидимка”га әверелә.

Бу  теманы яктырту өчен Теләче №2 балалар бакчасының тәрбиячеләре әти-әниләре һәм балалары белән «Фликер-балаларга иң яхшы дус! " темасына мастер-класс үткәрде.  Мастер-классны уздыруның төп максаты – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әти-әниләрнең хәбәрдарлыгын арттыру һәм яшь буында бу мәсьәләгә игътибар уяту иде.

 Хәзерге вакытта барлык балаларның һәм өлкәннәрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) юк. Шуңа күрә тәрбиячеләр балалар һәм аларның әти-әниләре белән яктылыкны кире кайтара торган тукымадан, самоклейкадан һәм өстәмә бизәкләр кулланып фликерларны үз кулларың белән ясарга һәм киемнәренә тагарга тәкъдим иттеләр.

Мастер-класс бик җанлы үтте. Башта тәрбиячеләр фликерларның төрләре һәм аларның ничек эшләве турында сөйләделәр һәм  яктылыкны кире кайтара торган элементлар ничек ясарга икәнлеген аңлаттылар. Аннан соң балалар, үз куллары белән төрле-төрле фликерлар ясадылар. Әти-әниләр дә бу иҗади эштә балаларына бик теләп булыштылар һәм мастер-класс барышында киемдә  яктылык кайтаргычлар булу җәяүлене төнлә бәрдерү куркынычын 6,5 тапкырга киметүен. Яктылыкны кире кайтара торган кием һәм аксессуарлар автомобиль йөртүчеләргә җәяүлене аннан зуррак ераклыкта — 130-150 метрдан күрергә ярдәм итүен. Ә кара киемле җәяүлене автомобилЬ йөртүче аңа  18 метрлар чамасы якынлашкач кына күреп ала алуын белделәр.

Әлеге үз куллары белән ясаган фликерлар – автомобиль йөртүчеләргә балаларны эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында ерактан күрергә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итә торган бер ышанычлы «сакчы» булыр, дип ышанабыз. Әти-әниләр дә үзләренең , якыннарының һәм балаларының иминлеген кайгыртырлар, аларны яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тәэмин итәрләр, дип уйлыйбыз.

Теләче N2 балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Гайбадуллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев