Якыннарының кайгысын уртаклашабыз
Район өчен зур югалту. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Габдрәүф кызы Миңнекәева вафат булды.
Барлык район халкы туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
«Укытучы булып туарга кирәк» - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Гөлшат Гапттравефовнада бу сыйфатларның барысы да бар иде. Гөлшат Гапттравефовна район, республика, Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары, ГИА, ЕГЭ да югары баллар алулары да аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяләде - "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе дә иде ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев