Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа асфальт юл авылның икенче башына кадәр үк бара

Көннәр искиткеч матур тора: җылы, кояшлы, кәефне күтәрә торган. Сентябрьнең алтынга тиң аяз көннәре аграр сәнәгать өлкәсендә генә түгел, халык хуҗалыгының башка тармакларында да җиң сызганып эшләп калырга мөмкинлек бирә.

Бу ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча, Теләче бүлекләре хезмәтчәннәре өчен дә искәрмә түгел. Җәйгә тиң, җылы, аяз көннәрне алар мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Чөнки июль азагында, август башында аеруча мул булып яуган яңгырлар шактый вакытларын “урлаган”, өстәмә мәшәкатьләр белән авырлыклар да тудырмый калмаган. Шуңа да карамастан, алар үзләренә йөкләнгән заданиеләрне тәгаенләнгән график нигезендә үтәп баралар.

 Мисал өчен, бүген акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы, Теләче бүлеге юл хезмәткәрләре тарафыннан Лесной бистәсенә бара торган юлның икенче катына ике чакрым да өч йөз метр арага (бер чакрым да ике йөз метр арага яңа асфальт искесе өстенә салынган, бер чакрым да сигез йөз метр арада грунт тыгызлау эшләре башкарылган) асфальт түшәлә. Аңарчы июль-август айларында юл мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендәге бригада грунт тыгызлау, известьлау, соңрак әлеге катнашма өстенә ком, таш (щебень) салу эшләрен башкарса, хәзер исә юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада алдан ук салып калдырылган торбаларның баш-башларын рәткә китерә. Алар арасында гофрлы, бетон һәм тимер торбалар да бар. Барысы бергә дистәдән артып китә. Әлеге рәсемдә сез Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада әгъзаларын асфальт-бетон салучы Рифнур Шиһаповны, машина операторы Марат Миңнехановны һәм юл эшчесе Рамил Хөсәеновны эш вакытында күрәсез. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев