Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа дата – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне

2022 елда илебездә яңа дата – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне барлыкка килә. Ул елга ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уза. Чөнки йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала.

Бүгенге көндә үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясендә 50 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк хастаханәсенңдә  үткәрелгән чарага аларның байтагы килде. Авырлы хатын-кызлар белән очрашуга социаль яклау бүлегеннән, пенсия фондыннан һәм загс идарәсеннән  җаваплы белгечләр килде.  Аларның һәрберсе үзләренең өлкәләре буенча  җентекләп анализ ясады. Баланы  загс идарәсендә теркәү тәртипләре һәм дәүләт пособияләре алу  һәм башка булачак әниләрне кызыксындыра торган сорауларга җавап бирде.

 Дөрестән дә бәби көткән хатын-кыздан да гүзәл кеше юктыр, мөгаен. Сабыйларыгыз көтеп алынган булсын, сау-сәламәт булып тусын һәм әти-әни җылысын тоеп, тулы гаиләдә бәхетле үссен иде!

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев