Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елда - яңа фонд

2023 елга чыккач Россия Пенсия фондында үзгәрешләр булачак дип хәбәр иттеләр матбугатта.

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең Теләче районы клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе КУТДУСОВА АЛСУ ГИЛЕМХАН КЫЗЫ белән аралаштык.

- Алсу Гилемхановна, Россия Пенсия фонды бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичерә?

- Пенсия һәм имминият фондын берләштерү нәтиҗәсендә 2023 елның 1 гыйварыннан Россия социаль фонды эшли башлаячак.

- Берләштерү клиентларга нинди мөмкинлекләр тудырачак?

- Ике фондны берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк, барлык федераль түләүләрне “бер тәрәзә” режимында алырга мөмкин булачак, ягъни ике фонд компентенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Хәзерге Пенсия фонды һәм социаль имминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән элеккеге тәртиптә файдаланырга мөмкин булачак. Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм авырлы хатынкызлар бердәм пособие алачак, иминиятләүчеләр хисапны яңа форма буенча тапшырачак.

- 2023 елның 1 гыйварыннан нинди категория гражданнар һәм кайда мөрәҗәгать итә алалар?

- Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

Зөлфия Ибраһимова

 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев