Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа җитәкче билгеләнде

Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 10 маендагы 332 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Теләче район суды рәисе итеп Гимранов Айрат Вадутович билгеләнде.

Агымдагы елның 12 май көнне район суды бинасында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Рамазанов Теләче район суды коллективына яңа рәисне тәкъдим иттеләр һәм Айрат Вадутовичны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлап, җаваплы вазифасында профессиональ вазифаларын лаеклы үтәвен теләделәр. Җавап сүзендә ул күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче районы суды аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Теләче суд районы буенча 1 суд участогы җәмәгать судьясы аппараты, муниципаль районның хокук саклау органнары һәм көч структуралары җитәкчеләре, Балтач, Питрәч һәм Саба район судлары рәисләре катнашты.

Моңа кадәр суд рәисе вазифасын башкарган Рамиль Бикмиев Зәй шәһәр суды рәисе вазыйфасына игълан ителгән конкурста катнаша.

Теләче район суды матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев