Яңа проект - «Чишмәләр җыры тынмасын!»
«Чишмәләр җыры тынмасын!» дип исемләнгән проектыбызны башлап, бүген Шәтке авыл җирлегенә кергән чишмәләр белән танышырбыз.
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу жирдэ таулардан көй алып,
Чишмәлр яшиләр челтерәп.
(Ә.Исхаков)
Чишмәләр. Шулай дип әйтүгә туган якның хәтфә болыннары, ямьле су буйлары, сихри урманнары, кошлар сайравы һәм әлбәттә инде челтер-челтер килеп, үзенә бер моңлы тавыш чыгарып агучы бәллүр чишмәләре күз алдына килә. Чишмәләр турында нинди генә шигырьләр, җырлар язылмаган да, нинди генә риваятьләр телдән-телгә күчеп сөйләнмәгән.
Җир куеныннан балдаклар чыгарып ыргылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгышын без йөрәк тибешендә тоябыз.
Борын заманнардан ук бөтен халыкларда чиста суга мөнәсәбәт әхлаксызлык саналган. Чишмә янына кешеләр суны пычратмасыннар, ә чиста су эчсеннәр өчен чүмеч куйганнар. Ә менә көнчыгыш халыкларында, бигрәк тә чүлләрдә, суның һәр тамчысын бәяләргә өйрәнгәннәр. Бездә, авылда суга кытлык булмаса да, чишмәләргә шулай ук яхшы мөнәсәбәт булдырылган. Бу могҗиза түгелмени: су кайдадыр тирәндә җыела, көч җыя һәм бәллүр чишмә булып җир өстенә чыга. Халыкның көнкүреше табигать белән бәйләнеп барганга туган ягыбызның һәр сулыгы халык хуҗалыгында киң кулланыла. Аларга халык исемнәр кушкан. Һәр атама – үзе зур бер тарих.
Челтер-челтер чишмә агышы. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Тәмле суын эчкән, күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта.
Безенең авылыбыз Шәтке, чишмәләргә бик бай. Авылның баш чишмәсе – “Шәткә бабай” чишмәсе. Бу чишмә тау астыннан агып чыга һәм вак ташларга бәрелә-бәрелә, челтерәп инешкә таба йөгерә. инешкә кушылып авылны агып үтә дә Нырсы елагсына кушыла. Олылар сөйләвенә караганда авылга 15 гасыр ахыры 16 гасыр башларында нигез салына. Бу вакытта авыл урыннарын куе карурман каплаган була. кешеләр акрынлап урманны кисә. кырлар барлыкка килә. Урманнарны кисү, күрәсең, чишмәгә начар йогынты ясый һәм ул корый. Кешеләр моны төрле хәвефләргә юрасалар да, чишмә икенче урыннан килеп чыга һәм кешеләр дә авыл урынын бераз үзгәртергә мәҗбүр булалар.
“Шәткә бабай” чишмәсе, бүгенге көндә ул авылны чиста суы белән тәэмин итеп тора, ул авылыбызның һәр йортында. Чишмә суының тәме кая гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә авызда саклана. Чишмә авыл җирлеге һәм авыл халкы тарафыннан һәрдаим яңартылып тора. Үзара салым акчасына өр яңа чишмә өе, йөздән артык басмадан торган баскыч, ял итү урыннары эшләнде, тирә юне койма белән әйләндереп алынды. Чишмә яңартылгач, иң беренче дога кылынып авыл җирлеге тарафыннан корьән укытылды..
Икенче чишмәбез “Шарлама” чишмәсе. Әлеге чишмә авылдан ерак түгел, көнъякка карап ага. Андый чишмәнең суын борынгылар бик тә шифалы дип сөйлиләр. Чишмәне үзара салым акчасына яңартып, яңа улак, матур итеп басма ясап куйдылар. Тирә –юненә агачлар утыртылды. Ял итү урыны эшләп куелган, биредә яшьләр дә, олылар да төрле бәйрәмнәр үткәрәләр. Авыл халкы да, шәһәрдән кунакка кайтучылар да суны, шифалы су дип әлеге чишмәдән алалар.
Чишмәләрдә авылның йөзе. Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Авылыбызның тагын бер матур чишмәсе “Өмет” чишмәсе. Әлеге чишмәне авылдашыбыз Илнур Касимов яңартып, бик матур итеп эшләп куйды. Бу чишмә дә көнъякка карап агучы чишмәбез. Илнур үз тырышлыгы белән ял итү урыны ясап, яшь парларга кавышу, дуслашу өчен эскәмия дә эшләп куйган. Чишмәне шуңа “Өмет” дип атаган.
Электән бөтен авылны сулы итеп торган “Түбән оч” чишмәсе авыл кырыенда ук челтерәп ага. Бу чишәнең суын бик чиста диләр. Чишмәне Марсель абый Маулин карап чистартып тора.
Үземне белә башлаганнан бирле мин авылым чишмәләрен беләм. Көянтә-чиләк белән ташып, чишмәбезнең тәмле суын эчеп үстем. Чишмәсез авылны күз алдына китерүе дә кыен.
Әгәр чишмәләргә игътибар булмаса, алар әкренләп юкка чыга. Ә бит чишмә – элек-электән кешелеккә иң кирәк булган кадерле су чыганагы гына түгел, авылның яме һәм йөзе дә ул. Ә иң мөһиме – авылларда борынгыдан сакланып калган, яраткан тарихи урын ул чишмә. Чишмә гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән дә бәйле.
Чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш сулар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.
Кәүсәрия Галимуллина, Шәтке авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев