Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар

Балаларның янгын чыгу куркынычсызлыгы турында һәм янгын сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту һәм бу һөнәрдәге кешеләр турында горурлык хисе уяту максатыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре «Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 7 нче отряды» Федераль дәүләт казна оешмасының 134 нче янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар.

Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Хасаншин А.Г. аларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп янгын сүндерүчеләр турында сөйләде.

 Балалар янгын сүндерүче машиналарның җиһазлары һәм янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштылар, кайбер киемнәрне киеп тә карадылар. Шулай ук алар янгын бүлегенең диспетчер бүлмәсендә дә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев