Янгыннардан сак булыйк!
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бакчадамы син, ишегалдындамы - чүп-чарны ягарга ярамый. Ягасың икән - зур күләмдә штраф каралган. Чүп-чар өчен контейнерлар бар, чери торганнарын бакчага өеп куйсаң яхшы. Туфрак өчен менә дигән ашлама. Җәйге чорда йорт янында 200 литрлы кисмәк белән су тотарга яки 5 литрлы янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) алып куярга кирәк.
Урманнарга якын авылларда яшәүчеләргә бигрәк тә сак булырга кирәк. Урманнарга ял итәргә баручыларга учак ягарга рөхсәт ителми. Урман янында урнашкан җир хуҗалары урман белән ике арадагы 10 метр җирне төрле агач-богачтан, чүп-чардан, тиз янып китүчән материалдан чистартырга тиеш, ярты метр җирне төрле үсемлекләрдән арындырып, кара җир килеш тотарга кирәк.
Җәй көне яшеннәр еш була. Йортларны яшен саклагычлар белән җиһазландырырга, көнкүреш техникасы розеткаларын чыбык белән җиргә тоташтырырга, кухняда газ плитәсе янындагы торбага яшеннән саклагыч антистатиклар (аны газчылар куя) урнаштырырга кирәк. Янгыннардан сак булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев