Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгынны сүндерүгә караганда булдырмау җиңелрәк!

Еш кына, янгын ул – очраклылык һәм аннан беркем дә сакланмаган, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин бу алай түгел, күпчелек очракларда янгын - ачу китергеч гамьсезлек һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә саксыз караулары ул.

Янгын чыккан очракта нишләргә? 

Исегездә тотыгыз: янгын вакытында иң куркынычы – югалып һәм каушап калу. 

Беренче чиратта балаларны коткаралар,  аларның еш кына куркып, карават, өстәл асларына, шкафка кереп качарга тырышуларын онытмагыз. Төтен тулган бинадан бераз бөкрәеп, башны идәнгә якынрак ияргә омтылып чыгарга кирәк, чөнки төтен һавадан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә һәм аста шактый азрак була. Төтен белән тулган бинадан стеналарга тотынып чыгарга кирәк. 

Янгынга каршы саклану чаралары йорт-җир территориясендә хәрвакыт булырга тиеш! Хәтерләсәгез,  элекке елларда авылларда һәр хуҗалыкның капка турына янгынга каршы кораллар куюны таләп иткәннәр. Ишегалды ягында янгынга каршы щит ясалган.  Анда комлы чиләк, лом, көрәк, балта беркетелгән. Янәшәсенә кимендә 200 литрлы су сыярлык мичкә куелган. Ул һәрвакыт тулы торырга тиеш булган. Шушындый гади генә кагыйдәләрне без дә онытмасак иде! 

Зөлфия Ибраһимова.

Фото: https://www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев