Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңгырны тилмереп көткән көнебез

12 июнь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан”, “Таң” һәм “Алан” ширкәтләре басуларында терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы, игеннәрнең торышы белән кызыксынды.

Районыбыз җитәкчеләрен үз хуҗалыкларының участоклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре озата йөрде.

Кызганыч, 10 июнь көнне район Сабантуеның пролог өлеше вакытында районыбыз биләмәсендә яуган яңгырлар өметләрне акламады. Белгечләр әйтүенчә, бу көнне нибары 1мм яңгыр яуган. Ә дым дигәне игеннәргә бик кирәк. Инде күпкә соңарган булса да, җылы, шифалы яңгыр  бер дә комачауламый, киресенчә файдага гына булыр иде. Шуңа да табигать хәзинәсен  - яңгырны тилмереп көткән көнебез.

 Моннан тыш, алар җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең 504 баш сыерга исәпләнеп төзелгән һәм үз саву залы булган өр-яңа терлек торагын карадылар.  Ширкәт терлекчеләре шушы көннәрдә генә яңа торакка 100 сыер кертеп урнаштырганнар.  Якын киләчәктә бу санны 504 башка җиткерү һәм мул сөт җиткерү бурычы тора.

Район җитәкчеләренең йөреше турында күбрәк “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев