Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәм артык булмый

Балаларыбызның хәрәкәтләнүе, утыра алуы, яшьтәшләре белән мәктәпкә йөрүе үзе үк олы бәхет икән. Моны сау-сәламәт бала үстергән әти-әниләр аңламаска да мөмкин. Әгәр балаң сәламәт булмаса? Кайчакта исән баланы карап та уфылдыйбыз, сабыр канатлары сынып, үзебез дә сизмәстән кычкырып җибәрәбез. Ә баласы авыру булган ата-анага нишләргә? Бер гөнаһсыз сабыйга инвалид дип әйтү дөрес тә түгел кебек. Күп кенә авыру балалар да күрә ала, яза, утыра, җырлый. Хәтта сау-сәламәтләр чишә алмаган мәсьәләләрне ерып чыгучы, бик башлы балалар да бар арада. Мөмкинлекләре генә чикле аларның. Бер танышым туганының авыру баласы барлыгын әйтеп язгач, алар белән якынрак танышасым, ничек булса да ярдәм итәсем килде. Аңлатып языйм әле.

Язмам герое - Данияр. Даниярның әнисе  Гульназ Теләче районы Үзәк авылында туа, мәктәпне тәмамлагач, Казанга педагогия көллиятенә  укырга керә, аннан эшкә урнаша. Шунда тормыш иптәше Фәнис белән таныша.   Гөлназның йөклелек чоры әйбәт уза, андый-мондый авырулар белән интекми. Бала сау-сәламәт туа. Гаиләгә тагы бер зур куаныч – икенче уллары Данияр кайта. Матур гына үсә ул.  Инде куллары белән карават кырыена тотынып баса-баса тәпи дә китә... Данияр  ике яшендә авырый башлый. Казан – Мәскәү  юлларын күп таптый алар – шундый баруларының берсендә Даниярга  тубероз склерозы, эпилепсия дигән диогноз куялар.  Бөтен туганнары белән бергә әлеге авыру белән инде ун ел көрәшә бу гаилә.

 “Бик  кыйбатлы дарулар билгеләделәр. Аена 200 меңлек дарулар алабыз. Бөтен акчабыз улымны дәвалауга китә. Бәләкәй чагы иң авыры булгандыр... Тормыш иптәшем белән икебез дә эшлибез. Баланы карарга әтием булыша. Бик зур рәхмәтләрем аңарга. Данияр 76 нчы коррекцион мәктәптәнең 3 нче сыйныфында белем ала.”, - диде Гөлназ.    Әни кеше өчен үз баласыннан да кадерле, газиз, үз сабыеннан да матуррак җан иясе юктыр ул бу дөньяда. Сау-сәламәтме, я булмаса язмыш сынавына дучар ителгәнме, нинди генә булмасын, бар йөрәге белән ярата, соңгы сулышына кадәр яклап, саклап яши ул аны. Бәлки райондашлар арасында әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузучылар булыр.Гөлназның телефон номерын кадырам: 89093083989.  Алар бик тырыш, әмма чын күңелдән ясалган иганәчелеккә дә каршы түгелләр...

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев