Ярминкә узды
Бүген район үзәге булган Теләче авылында, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көненә багышланган, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ярминкәдә сөт, ит, умартачылык һәм башка күп кенә район җитештерүчеләр әзерләгән продукция, районның сәнәгать предприятияләре әзерләгән товарлар тәкъдим ителде. Ярминкә кунакларына чәй өстәлләре дә оештырылды. Чара Теләче районы үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев