Яшь кызлар туп суга
Бүген, ягъни 12 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында 2009 - 2010 елларда туган кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенә традицион волейбол уеннары башланып китте.
Уеннар 15 октябрьга кадәр дәвам итәчәк һәм елдагыча киеренке, мавыктыргыч булыр дип көтелә.
Ярышта барлыгы 14 команда команда катнаша. Алар - Арча, Саба, Минзәлә, Алексеевск, Менделеевск, Алабуга, Норлат, Баулы, Сарман, Буа, Чирмешән, Актаныш, Зәй һәм Теләче районнары командалары. Бүген - алты, иртәгә - 12, берсекөнгә - уен уйналачак. Финал уеннары 15 октябрьдә үткәреләчәк. Ярышларны ачу тантанасы 13 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә булачак.
Спорт сөюче райондашларыбызны әлеге күңелле уеннарны тамаша кылырга, районыбыз командасы кызлары өчен җан атарга чакырып калабыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев