«Яшь журналист» бәйгесендә тагы бер катнашучыбыз бар
Сезгә, бәйге кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Милена Саруханянның «Грузиягә сәяхәт» дип исемләнгән язмасын тәкьдим итәбез.
Мин - Саруханян Милена Сейран кызы. Әнием татар , әтием әрмән милләтеннән. Катнаш гаилә булсак та, без бик тату һәм күңелле яшибез. Гаиләбез ике якның да гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, традицияләрен саклый һәм хөрмәт итә. Без ел саен диярлек, әтиемнең туган ягына – Грузиягә сәфәр кылабыз, аның туганнары, дуслары белән очрашабыз. Әйе, әйе, аптырамагыз, әтием милләте буенча әрмән булса да, Грузиядә туып үскән. Мин бу язмамда әнә шундый күңелле сәяхәтләрнең берсен сөйләргә уйлыйм .
Быелгы сәфәребез табигатьнең иң матур, иң саф мәле - кыш көненә туры килде. Декабрьнең соңгы бер көне иде. Без, әти,әни һәм мин, Грузиягә - ерак сәяхәткә юл алдык.
Туган илемнең Татарстан чиген үтеп, бераз баргач, безне Ульяновск шәһәре каршы алды. Бу элекке Сембер шәһәре дип сөйләде әтием. Андагы матурлыкны, истәлекле урыннарны күреп, сокланып туя алмадым. Чөнки без анда туктап ял иттек.
Менә герой шәһәр Волгоградка килеп җиттек . Анда безне Мамай курганы калкулыгына куелган ” Ватан Ана чакыра” һәйкәле каршы алды. Бу мәһабәт һәйкәл безгә дәһшәтле сугыш хатирәләрен сөйләгән кебек булды...
Әкренләп, Туган илем Рәсәйнең дә чигенә – Владикавказ шәһәренә якынлашабыз. Ә каршыда - искиткеч биек Кавказ таулары! Бу тауларны күрү үзе нинди шатлык икәнен белсәгез !.. Картадан гына күреп белгән иң биек Кавказ тауларын якыннан күзәтү - әйтеп бетергесез зур бәхет, минемчә.
Туган илемнең чиген узгач, таулар тагын да биегәйделәр. Исәпсез –хисапсыз зур биек таулар арасында калгандай булдым... Мине аеруча шунысы гаҗәпләндерде: мондагы авыллар, шәһәрләр тау-ташлар арасына урнашкан икән. Шундый уңайсыз кебек тоелган урыннарга ничек төзи алганнар соң бу гаҗаеп йортларны?.. Бу тау-таш арасында юллар, матур нык күперләр салырга күпме көч кирәк бит! Ис-акыл китәрдәй әлеге күренешләр , чынлап та, кешенең көчлелеген раслый һәм аның бөеклегенә дан җырлый! Биредәге авыл йортлары кирпечтән түгел, ә махсус блоклардан эшләнгән. Билгеле, тыштан соры, күңелсез күренгән бу йортларның эчләре бик матур, заманча җиһазланган. Краннардан су гел агып тора, кайчакта үзебездәге сыман ябып та куясы килде. Йорт янында һәркемнең үз коесы бар.
Бу якларның табигате дә безнекенә охшамаган. Анда Рәсәйдәге шикелле салкыннар булмый икән. Хәтта кайбер урыннарда кар бөтенләй яумый, диярлек. Шулай да монда бик матур, рәхәт, сокланырлык!
Ә менә гореф-гадәтләргә килсәк, бигрәк тә, Яңа елны каршы алу йоласы бөтенләй икенче төрле. Беренчедән, Грузия ягының Яңа ел табынында дуңгыз яки бәрән итеннән шашлык, виноград яфрагына төрелгән долма (голубцы шикелле), фаршлы беленнәр, конфет, хаш ( суда пешкән бәрәңге белән ит), бастурма, лаваш булырга тиеш. Яңа елны каршы алгач, шул авылда яшәүче бөтен туганнар бер- берсенә кунакка йөри башлый. Менә шунда башлана инде бәйрәмнең иң кызыгы һәм иң авыры. Чөнки өстәл җый да, өстәл куй, өстәл җый да, өстәл куй. (анда әзерлә дигәнне куй диләр) Бер төркем килә, алары китүгә, ишектә икенчеләре күренә.... Менә ул ягы бездә җайлырак, минемчә.
Әйе, андагы гүзәллекне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне, тормыш –көнкүреш шартларын язып бетереп булмастыр, мөгаен. Әтимнең туган яклары әнә шундый сөйләп туя алмаслык дәрәҗәдә матур, гүзәл һәм бай. Минемчә, аны үзең барып күрү кирәктер...Ләкин ничек кенә рәхәт, ямьле булмасын, һәркемгә үз Туган иле, туган ягы кадерле, якындыр инде. Мин моны шушы күңелле һәм рәхәт булган сәфәребез вакытында ныграк аңладым. Чөнки Грузиядә йөргән вакытта ук туган ягымны, авылымны, дусларымны сагындым. Чишмә суыннан кайнаткан тәмле чәйләрен, су буйларын, андагы исәпсез-хисапсыз челтер чишмәләрне, чана шуган тауларымны юксындым.
Әнә бит, танылган язучыбыз Г.Кутуй да үзенең “ Сагыну” нәсерендә юкка гына: “Чит җирдә йореп мин ачык аңладым: кеше өчен үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән гүзәлрәк ил дөньяда юк ул!” димәгәндер...
Дөрестән дә,
Матур булса да йөргән җир,
Сагындыра туган җир , дип бер дә юкка җырламыйлар икән .. дип тә уйладым.
Шулай да, бу күңелле рәхәт сәяхәттән мин көч -дәрт алып, дөньяның киңлеген, тормышның матурлыгын аңлап, тагы да илһамланып кайттым. Ничек дисезме? Беренчедән, әтиемнең сихри матурлыкка төренгән туган якларын, гүзәл балачак һәм яшьлек эзләрен күрдем , яңа туганнары белән танышып, рәхәтләнеп ял иттем . Икенчедән, Туган илемә, җиремә булган мәхәббәтем, хөрмәтем артты. Өченчедән, дусларыма, сыйныфташларыма сөйләрлек күпме яңалыгым булды. Шушындый истәлекле, мавыктыргыч ерак сәфәргә алып чыгулары, туганнар белән очраштырулары өчен, мин әти-әниемә бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев