Яшьләр форумы үтте
Бүген, ягъни 11 декабрь көнне, “Батыр спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләре арасында узган яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектлар конкурсында җиңү яулаган “Агросәнәгать комплексының яшь шәхесләре” проектның йомгаклау этабы булып үтте.
Чараны ачу тантанасында яшьләребезне муниципаль район башлыгы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Булат Гайнетдиновлар сәламләде.
Тәбрикләү сүзләреннән соң бертөркем актив яшьләребезгә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Форумның икенче көн тәртибендә яшьләребезне җитезлектә, тапкырлыкта сыный торган уеннар уйналды. Гадәти булмаган уеннарның ничек баруы, кайсы командалар призлы урыннарга лаек булулары турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев