Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты Россия президенты Владимир Путин указы буенча эшли

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты Россия президенты Владимир Путин указы буенча эшли. Проект белем бирүнең суверен системасын формалаштыруга, кирәкле инфраструктура булдыруга, патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Милли проект кысаларында сәләтле балалар өчен 12 алдынгы мәктәп ачу, 8 меңнән артык мәктәпне ремонтлау, икътисадның төп тармаклары өчен эшче һөнәрләр буенча кимендә 2 миллион яшь белгеч әзерләү, 800 яшьләр лабораториясе һәм 50 алдынгы инженер мәктәбе булдыру, 25 университет кампусы төзү һәм 800 тулай торакны ремонтлау планлаштырыла. 

 

«Яшьләр һәм балалар» милли проектына бүбәндәге федераль проектлар кертелгән:

-«Россия - мөмкинлекләр иле»;

- «Без бергә»;

- «Россия в мире»;

- «Иң яхшысы балаларга»;

- «Алдынгы мәктәпләр»;

- «Педагоглар һәм остазлар»;

- «Заманча кампуслар челтәрен булдыру»;

- «Лидерлар буыны өчен университетлар»;

- «Профессионалитет»;

- "Өстенлек-2030"

Болар барсы да, дәүләт тарафыннан бирелә торган яшь кешеләргә: түгәрәкләр, грантлар, ял, яшьләр үзәкләре, студотрядлар, балалар лагерьлары, конкурслар өчен теләсә нинди мөмкинлекләр дигән сүз.  2026 елда илкүләм проект буенча мәктәпләр төзү, алдынгы инженерлык мәктәпләрен һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерү, яшьләр киңлекләре булдыру һәм эре фестивальләр оештыру дәвам итәчәк. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев