Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләргә үрнәк

Үрнәк итеп куярлык күркәм гаиләләр һәр шәһәрдә, һәр авылда бар. Ни куаныч, безнең Теләче районында да сикәлтәле тормыш юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче пар канатлы андый гаиләләр аз түгел. Бүгенге мәкалә геройлары - Мансур абый белән Рауза апа Хитматовлар Олы Нырсы авылының мөхтәрәм кешеләре.

20 яшьлек Рауза апа утлы күмер төсле күзләре белән сирпеп карап Мансур абыйның күңелен яулап ала. Чәчләре чәчкә бәйләнергә язган икән, икесе дә бер авылдан булган егет белән кыз, 1971 елның 21 декабрендә гөрләтеп туй ясыйлар, уртак гаилә корып җибәрәләр. Мансур абыйга бу вакытта 23 яшь була. Менә 53 ел инде бергә татулыкта, тигезлектә гомер кичерә алар. Тормышның ачысын-төчесен бергә татып, тырыш хезмәтләре белән үз ояларын ныгытып, ил-көн алдында абруйлы булып, матур яшиләр. Ике ул һәм бер кыз үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә Хитматовларның 8 оныклары бар. Алар да үзләренең уңышлары, күркәм холыклары, ихтирамлы һәм ягымлы мөнәсәбәтләре белән әбибабаларын куандырып, өлкәннәргә яшәү дәрте, яңадан-яңа шатлыклар, куанычлар өстәп, аларның тормышларын ямьләп яшиләр. Олы кызлары Рамилә мәктәптә балалар укыта, уртанчы малайлары Марсель Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәлаказалар министрлыгының Олы Нырсы бүлегендә эшли. Төп йортта үз гаиләсе белән гомер итүче төпчек малайлары Илсур белән яшиләр.  Уллары балалар бакчасында охранда, киленнәре Алия авыл җирлегендә бухгалтер булып эшли, өч балалары бар.

Мансур абый лаеклы ялга киткәнче “Җәлил” совхозында хезмәт куя.

- Армиядә Белорусиядә хезмәт иттем. Шуннан кайтуга совхозга урнаштым. 3 ел “Белорус“ тракторында эшләдем. Ул вакытта, “Знак Почета” Ордены белән бүләкләгәннәр иде, әле дә исемдә. Аннары К-700 та эшләргә туры килде. Аңа утырыр өчен Арчада Үрнәктә укып кайттым. К-700 беренче трактор иде авылда. Өч елдан соң парк мөдире итеп куйдылар. Лаеклы ялга чыкканчы (24 ел) ындыр табагында хезмәт куйдым, - диде Мансур абый. Аралаша торгач, “Донор России” икәнен дә белдем Мансур абыйның. Әле бер-ике ел гына икән, кан тапшырмавына. Үз гомерендә күпме кеше гомерен саклап калган дигән сүз бу. Бөтен эч серләремне сөйләттереп бетердең инде, - диде ул көлеп, сүзебез ахырында.

Рауза апа авыл җирлегендә 32 ел секретарь булып хезмәт куя. Ике якның да тугыз буынын барлап, бик матур ике зур шәҗәрә эшләп чыккан ул. Горурланып куйдым алар өчен. Үзеңнең тамырларыңны, әти-әниеңнең телен, ата-бабаларыңның горефгадәтләрен белү – һәркемнең бурычы, чөнки теләсә кайсы милләт яки гаилә шуның белән көчле. Ә үзебезнең тарихны белүдә безгә гаилә шәҗәрәләре ярдәм итә.

  • Кечкенә чактан әтием гел туганнарыбызны барлап, менә болар шулар, болар шулар дип әйтә килде. Гел аңлатып торды. Күңелгә сеңеп калды ул сүзләр. Шәҗәрә төзи башларга уйлагач, архивлардан эзләмәдем, шушы туганнардан сораштым күбрәк. Бер шәҗәрәне эшләп чыгар өчен өч-дүрт ай вакыт кирәк булды, – диде ул.

“Рәхәт, тату эшләдек”, – дип искә алалар  хезмәт елларын хөрмәтле ветераннар. Ә инде: “53 ел бергә тату яшәүнең сере нидә?” – дип сорагач, Рауза апа серле генә елмаеп куйды һәм: “Бер-береңне хөрмәт итеп, кирәк очракларда юл куеп яши белүдә”, – дип җавап бирде.

Мансур абый, хәзерге көндә, лаеклы ялда булуына карамастан, җитди вазифаны башкара – 2009 елдан бирле авыл мәчетендә имам булып тора. 2005 елда авылда  өч этажлы мәчет төзелешен  башлап җибәрә алар. - Бөтен эш авыл халкы ярдәме белән башкарылды. Булышучылар бик күп булды. Өмәгә  җыелып эшләдек.  Бинага газ кертәсе генә калды инде. Казаннан кайтып Сәлмән дигән егетебез, җәмәгате белән укулар үткәрә. Мәчеттәге мээзин  Фәнис  Кыям улына (Хәйретдинов)  зур рәхмәт әйтәсем килә. Мәчеттә намаз укыла, гыйбадәтләр кылына, 60 ар кеше җыелабыз кайвакыт.  Өстәге этажы хатын-кызлар өчен булса, икенче этажда зур зал, анда йөзләп кеше сыя. Ә астагы залда зур чаралар -  ифтар мәҗлеселәре уздарыбыз, - диде Мансур абый.

Гомер сукмакларын җитәкләшеп узу бәхетен татып яшәүче бу гаиләгә карап сокландым -  күп яшьләргә үрнәк алар. Алга таба да Ходай тигезлектән аермасын, сәламәт булсыннар, бәхетле яшәсеннәр иде! 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев