Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьлек белән очраштык

17 декабрь кичендә Баландыш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ядкарь” театр коллективы үзенең яраткан тамашачыларын драматург Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектакле белән сөендерде.

Бу көнне өлкән, урта буын тамашачылар тәүге мәхәббәтләрен искә алып, тагын бер кат яшьлекләренә кайтып килсәләр, яшьләребез исә кешеләр язмышы аша югары эстетик тәрбия бирүгә корылган бер дигән мәхәббәт, нәзакатьлелек үрнәген, кешеләр арасындагы матур, җылы, назлы мөнәсәбәтләрне күрде. Мөгаен, бу көнне тамашачыларның һәркайсы чын мәгънәсендә ял итеп, өйләренә рухи яктан баеп кайтып киткәндер. Тамаша кемнең дә күңеленә хуш килерлек иде шул. Декорацияләр муллыгы, сәхнә утлары, һәм музыкаль бизәлешнең дөрес сайланышы баландышлыларны башкалардан бер баш өстен итә. Рольләрне Гыйльфан - Илсаф Тимербаев, Гүзәл - Миләүшә Нәҗипова, Равиләнең яшь чагы - Таңсылу Гыйләҗева, Равилә - Ләйсәнә Хәбибуллина,  Гүзәлнең яшь чагы - Гөлгенә Сафина, Рамилә - Алисә Шакирова, Ралимә - Гөлнара Җаббарова, Нургали - Рөстәм Мөхәммәтшин, Хәтимә - Кифая Шәкүрова, Айдан - Данил Галимов, Зөфәр - Роберт Сибагатов башкарды. Спектакльне сәхнәгә Балаландыш авылы мәдәният йорты директоры Илсаф Тимербаев куйган.  

Спектакль тамашачыларга, жюри әгъзаларына  Россиядә  халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елына багышлап үткәрелгән театраль бәйге кысаларында тәкъдим ителде.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев