Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«ИҖАТ ҖИМЕШЕМНЕ УРЛАГАНСЫҢ!» яки ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ КЕРТӘБЕЗ!

Сезгә, «Яшь журналист» бәйгесе кысаларында, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азалия Мифтахованың язмасын тәкьдим итәбез.

Күбегезнең балачак хатирәләре нәкъ тә шул чор җырлары белән тыгыз бәйләнгәндер. Аеруча Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимовның җырлары күңелемә кереп калган минем. Тотам да берәр очраклы вакытта «Килмә минем яннарымааа, чыкма минем сукмаккааа...» дип, я, булмаса, «Мин сине гомерем буенааа ышыклап барырмын җилләрдәәән» дип җыр суза башлыйм. Татар җанлы баланы нишләтәсең инде?!

Менә шунысы кызык: соңгы елларда әлеге җырларга яңа сулыш кертә башладылар. Әйтик, яшь авторлар инде дөнья күргән композицияләрнең кушымталарын гына «урлап», яңа стильдәге иҗат җимешләре тудыралар. Әлеге ысул белән онытылган җырлар да искә төшерелә, иҗат мәйданына әле аяк кына басучы җырчыларга да үзләрен таныту өчен менә дигән мөмкинлек.

Күп сүз – чүп сүз, диләр. Әйдәгез, «карак» җырчыларның үзләре белән корган әңгәмәләргә күз салыйк!

SHAM (Ильмир Шәмсетдинов), «Хыял» җыры: «Яхшы әйберне генә урлыйлар»

Көннәрнең берендә татарча drill юнәлеше (хип-хоп поджанры) юк икәнен аңладым да, аны кертү турында уйлый башладым. Ул вакытта мин, машина йөртүче хезмәтен үтәп, командировкаларга йөри идем. Шулай берзаман «Моя волна»ны тыңлап барганда, Гүзәл Уразованың «Аклансын изге хыяллар» җыры килеп чыкты. Балачагым искә төште, планлаштырылган башка җырлар арткы планга китте, Гүзәл апаның җырына яңа сулыш кертү турында уйландым. Бу идеяне шул ук көнне битмейкер Айдар Хөсәеновка җибәрдем, ул да хуплап алды. Болай элеккеге җырларны битларга салуның кызыгы, минемчә, татар җырына үзенчәлекле яңалык кертүдә. Әлеге стильдә хәзер башка җырчылар да иҗат итә, ә мин моңа шат кына. «Яхшы әйберне генә урлыйлар» дигән әйтем бар бит татар халкында. Димәк, бу җыр өстендә без Айдар белән тиешле дәрәҗәдә эшләгәнбез. Җырның тыңлаулар саны бермә-бер арта баргач, Гүзәл Уразованың үзенә язып, хәлне аңлатып бирдем. Ул каршы килмәде. Аңа аеруча зур рәхмәт, күп җырчылар үз иҗат җимешләрен кулланырга рөхсәт тә бирмәсләр иде. Шушы стильдәге тагын ике җырым бар: берсе – «Күңелләр» (husikk, SHAM, Adelya Abadeli), икенчесе тиздән husikk альбомында чыгачак. Шулай ук @bahet_01 аккаунтына да рәхмәт, ул, «Хыял» җырына беренчеләрдән булып видео төшереп, аны башкаларга да танытты.

Beku (Белла Джанджгава), «Тимәсен тик күзләрем» җыры: «Күп кеше, аеруча миллениаллар, хатирәләргә чумарга яраталар»

Казанның танылган хореографы Эльмуза Гүзәл Уразованың «Тимәсен тик күзләрем» җырына көлке рилс төшереп керткән иде. Имеш, туганнар белән очрашуда аңа биергә кушсалар, ул нәкъ тә шушы җыр астына хәрәкәтләнер иде. Көлкесе шунда: әлеге стиль артык заманча һәм «кайнар»! Шушы рилста мин бу җырны беренче тапкыр ишеттем дә, курайда уйналган беренче ноталарыннан ук аңа гашыйк булдым. Нык матур яңгыраш булганга, кушымтасы хәтеремдә җуелып калды, хәтта шактый вакыт аны оныта алмый йөрдем. Бүгенге көндә яңа әйбер уйлап табуы кыен. Күп кеше, аеруча миллениаллар (яңа меңъеллык халкы), хатирәләргә чумарга яраталар. Тик, дөресен генә әйткәндә, һәр кавер да тыңлаучыга ошап бетмәскә мөмкин, ул очракта җырчы өстенә хейт «ява». Минем иҗатыма карата исә кискен фикерләр алай күп очрады дип әйтә алмыйм, минем хезмәтемне, киресенчә, хупладылар. Гүзәл Әскәровнадан да мин бары тик терәк сүзләре ишеттем, иҗатымны хуплады ул. Гүзәл апа – искиткеч артист, үз эшенең остасы. Shadan.media үзенең агрегаторы аша җырны дөньяга чыгарырга булды. Барлык хокуклар да, әлбәттә, Гүзәл Әскәровна кулында. Тиздән үземнең «Йөрәк» җырым да дөнья күрәчәк. Шулай ук кавер форматында языласы яңа иҗат җимешемә дә рөхсәт алдым, тик аның инде башкаручысы башка, алай да оригиналь композициясенең авторы – гениаль Оскар Усманов!

ИСКАН (Искәндәр Шакиров), «Язмыш» җыры: «Ул җыр синең күңелеңдә яңгырарга тиеш!»

Без әлеге стильнең рус эстрадасында барлыгын белә идек. Якын дустым, аранжировщик, битмейкер Айдар Хөсәенов артымнан «төртеп», безгә дә шушы жанрда иҗат итеп карарга кирәклеген белдерде. Җырны язганда, без, әлбәттә, яшь аудиториябезне күздә тотып эшләдек: юлда барганда рәхәтләнеп тыңласыннар, басларны арттырыйк, тыңлавы рәхәт булсын дип тырыштык. 11 нче сыйныф – 1 нче курс аралыгында мин Фирдүс Тямаевның «Язмыш төеннәре» җырын үлеп ярата идем, көне-төне колакчыннарда тыңлап та йөри идем хәтта! Шул вакытларда ук әлеге композицияне үзем сәхнәдә җырлап басып торуымны күз алдыма китерә идем. Чөнки бик көчле, мәгънәле җыр ул. Айдарга да ике дә уйламыйча нәкъ тә әлеге композициягә яңа сулыш кертергә кирәклеген белдердем. Әлеге яңа, текә стиль оригиналь җырларның башка интерпретацияләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Һәр автор-башкаручы нинди дә булса җырны ишетә икән, ул үзгә бер хисләр кичерә, үзенең фикерләрен, өстәмәләрен белдерергә тели. «Язмыш» җырын язып бетергәч тә, без Фирдүс Тямаев белән элемтәгә чыктык, аның иҗат җимешенә кагылырга рөхсәт сорадык. Фирдүс абый, әлбәттә, каршы килмәде, бары тик уңышлар гына теләде. Шушы мөмкинлекне биргән һәм ышаныч белдергән өчен мин аңа бик рәхмәтле. Бик ачык, яңа идеяләр белән янып торучы шәхес ул. Әлеге жанрда без җитәрлек җырлар иҗат иттек, шуңа күрә әлегә пауза алып торабыз. Барлык композициягә дә мондый «кавер»лар ясап булмый, ул җыр синең күңелеңдә яңгырарга тиеш. Шушы стиль өстендә рәхәтләнеп эшлибез, күп кенә демо-вариантлар ясап карыйбыз, сыйфатлылары киләчәктә дөнья да күрер дип ышанабыз!

АлияНур (Алия Абышева), «Даладан» җыры (ИСКАН белән фит): «Диктофонга гына яздырылган тавыш җырның бер өлеше булып куйды»

2021 нче елда Дамира Сәетованың «Эзләдем – табалмадым» җырына, гитарада уйнап, кавер төшергән идем. Әлеге видео «TikTok» социаль челтәрендә 170 меңнән артык кеше тарафыннан каралган булып чыкты һәм аның композициясенә кушылып, меңгә якын кеше видео төшерде. Ләкин тора-бара ул онытылды. Якынча ярты ел элек, ИСКАН белән эш алып барганда, безнең уртак дустыбыз Римма «Эзләдем – табалмадым» җыры белән эш итеп карарга тәкъдим итте. Мин моңа артык игътибар бирмәдем, кабул гына итеп, үз җырларымны язуны дәвам иттем. Искәндәрнең исә башында ничек ул җырны хәзерге заман стилендә эшләү турында фикер туган булган. Көннәрнең берендә ул миннән әлеге композициянең кушымтасын диктофонга яздырып җибәрүемне сорады. Мин, әлбәттә, каршы килмәдем. Һәм нәкъ тә шул диктофонга гына яздырылган тавыш җырның бер өлеше булып куйды. Композициянең куплетлары авторы исә – Искәндәр үзе. Хәзер иске җырларга яңа сулыш кертүгә тренд китте. Андый композицияләр кешедә хатирәләр уята, шуңа күрә дә аларны яратып тыңлыйлар. Искәндәр Дамира ападан җырын яңа стильдә куллануга рөхсәт сорады, ул каршы килмәде. Мин үзем күбрәк автор-башкаручы ролендә булырга яратам. Әлеге өлкә миңа күпкә якынрак. Ләкин тагын берәр җырга яңа сулыш кертү мөмкинлеге туса, мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмам дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев