Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яхшы юлга тиендек

Районда юллар торышы елдан-ел яхшыра бара һәм монда “Татавтодорның“ Теләче юл төзүчеләре куйган хезмәте шактый зур.

Шәтке җирлегендә яшәүче халык соңгы елларда юлларның сыйфаты начараюы хакында җыеннарда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка байтак гозер, үтенечләр белән мөрәҗәгать итте. Халык сорауына җитәкчелек тә битараф калмады. Ике ел элек бу уңайдан эш башланды. Район башлыгының ярдәме белән М-7 “Волга” Шәтке - Сауш - Шармыш юлы планга керде һәм авыл халкы биредә үзгәрешләрне куанып күзәтә башлады. Соңгы көннәрдә әлеге җирлектә яшәүчеләреннән әлеге мәсьәләгә карата уңай фикерләр генә ишетәбез. Сауш, Шармыш авылындагылар өчен дә башкалага бару кыскарган. Яхшы юлдан алар М-7 га гына чыгып баралар икән.

Шәтке - Сауш - Шармыш ягында ремонтланасы 25 километр юл исәпләнә иде. Берничә ел дәвамында биредә эш алып барылды. Ә менә ике ел эчендә шуның 5 километр 185 метрында эш башкарылды. Читтән карап торганда гына, юл салуның бернинди кыенлыгы, авырлыгы юк сыман тоела. Асфальт түшәгәнче бик күп технологияләрне үтәп, байтак финанс чыгымы тотарга кирәк. Район юл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Илнур Ярмиев сүзләренә караганда, бер генә технологияне дә бозарга ярамый икән. Бу турыдан-туры сыйфатка барып тоташа.    Узган ел юлдагы элемтә, электр кабельләрен, газ линияләрен күчерү белән башланып киткән. Көз, кыш айларында да эш тукталмаган. Балык Бистәсе районыннан ком һәм вак таш ташып куелган. Икесе бергә 65 мең тоннадан да артып киткән. Юл төзүчеләребез һәр эшне вакытында тәртипләп, эшләп барган икән. Авылны урап уза торган урында, су агу өчен торба урнаштырылган. Бу эшләргә Казанның “Альянс” төзелеш оешмасы алынды. Эш тәмамлангач, җир эшләре башланып китте. Ком җәйдем дә, таш белән, асфальт түшәдем дигән сүз түгел. Юлга беренче известь кертелә. Бу нигә кирәк икән дигән сорау күпләрдә туадыр. Известь җирне тыгызлый, ныгыта, шуннан соң гына ком белән, таш түшибез дип аңлатты районыбыз төзүчеләре. Монда “Татавтодор”ның Саба бүлекчәсе эшли. Асфальт күрше Арча районыннан ташыла. 8 сантиметр калынлыкта тип-тигез асфальт түшәлә. Шушы көннәрдә районыбызның бу идарә хезмәткәрләре юл кырыйларын һәм урамнарга керә торган юлларны тәртипләү белән мәшгүль. Шәтке авылында аларның саны гына да 20 артып китә һәм сентябрь аенда төгәлләнәчәк икән. Алдагы елга планга юл билгеләре кую, юл кырыйларын эшләү, икенче кат асфальт түшәү дә кергән. Исегезгә төшереп үтәбез узган ел Шармыш юлының 5 километр 475 метры эшләнеп кулланышка тапшырылган иде. Алга таба районыбызның бу тармак хезмәткәрләре алдында Сауш белән Шармыш арасындагы 6 километрны тәртипкә китерү бурычы тора.

Шәтке авыл җирлегендә яшәүчеләр сыйфатлы юлга тиенгәннәренә сөенеп бетә алмый. “Авыл халкы район, республика җитәкчеләренә олы рәхмәтле. Район башлыгы безнең белән очрашуга килгәндә, бу мәсьәлә буенча ярдәм итәргә ышандырган иде. Асфальт юлны күптән көттек. Сыйфатлы итеп, кыска вакыт эчендә җиренә җиткереп эшләнде. Халык өчен юлларның яхшы булуы бик зур нәрсә. Күп вакытыбыз юлда үтә, исән-имин йөрергә язсын, игелекле хезмәт итсен” - диде Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров.

Эльмира Котдусова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев