Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яз китерсен шатлыкны!

Якташларыбыз иҗаты

Тыныч әле инеш өсте,
Акмый ташу сулары...
Каргаларда оя кормый-
Карлы инеш юллары.

Тиздән безгә килер карга,
Язгы ташу юл алыр...
Гөрләвекләр агар юлдан -
Карлар эреп ,югалыр .

Кояш нуры җылы бөрки,
Табигатьтә яз килде.
Йөрәк көтә серле сөю-
Көтә сөю,наз инде !

Яз бозларны алып китәр,
Кардан ачылыр җирләр...
Сугышларда бетсен иде-
Кайтсын өйләргә ирләр !

Тарих бердә оныттырмас,
Җиңү китергән язын...
Бу яз дагын алып килсен -
Шундый шатлыкны тагын !


Җәүдәт Мөхәмәтшин.10.03.2025 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев