Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язын янгын куркынычы арта

Яз көне, кар эри башлагач, үләннэрне яндыру табигатькә, хуҗалыкка, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур зыян сала. Янгыннар чыгу куркынычызлыгы бу вакытта бермә - бер арта. Шундый фажигале хәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген искә төшереп китик.

Бу вакытта топ проблемаларнын берсе – ул үлән һәм чуп-чарны күзәтүсез яндыру. Соңгы унъеллыкта Россиядә корыган үләннәрнең язын яндыруы ешайды һәм гомуммилләт бәла-казасы характерына ия булды. Халык арасында узган елгы үләнне яндыру яшь үләннең үсешен тизләтә, дигән миф йөри. Коры үлән яшь үсентеләр өчен киртә түгел, ә аның тиз таркалуы туфрак микроорганизмнары тарафыннан ана иң кыйммәтле черүгә әверелә. Коры үләнне яндырып, кешеләр черек барлыкка килү процессын бозалар һәм туфракның уңдырышлылыгын төшерәләр. Янгыннар вакытында күп кенә бөҗәкләр үлә хэм кош оялары урыннарының һәлак булуына китерә. Йорт жирлэр янып бетеп колгэ эйлэнэ, кешелэр улэ, табигый ресурслар, матди кыйммәтләр мәгънәсез рәвештә юкка чыга. Шәһәрләр һәм авыллар өстендә көннәр, ә кайвакытта атналар буе тотен эленеп торган хәл барлыкка килә.

Аерым алганда, җир кишәрлекләре милекчеләре чүп-чарны, коры чирэмнэрне һәм корыган агачларны җыештырырга, шулай ук аларны чабарга тиеш. Шул ук вакытта кагыйдәләр ачык ут куллануны һәм йорт яны, бакча кишәрлекләрендә учаклар ягуны тулысынча тыю билгеләнми. Бу билгеле бер шартларны һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәндә мөмкин. Әйтик, чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны җирле үзидарә органнары моның өчен билгеләнгән махсус мәйданчыкларда яндырырга мөмкин. Шул ук вакытта ачык ут урыны якындагы корылмадан кимендә 15 метр ераклыкта урнашырга тиеш, ылыслы урманнан һәм яшь агачтан-100 метр һәм 30 метр яфраклы урманнан аерылырга тиеш. Эгэрдэ чуп чарны ягу очен тимер бочка куллансагыз ераклык 2 тапкыр кыскартыла (7,5 метр тэшкил итэчэк). Бу очракта бочканын капкачы булырга тиеш,  янгын утэрлек ярыклар һәм зыяннар булырга тиеш түгел, ә якын-тирәдә беренчел янгын сүндерү жайланмалары һәм элемтә чаралары булырга тиеш. Утны караучысыз калдырырга ярамый.  Ачык ут куллану урыны тирәсендәге территория 10 метр радиуста коры хэм ауган агачлардан, үләннәрдэн һәм башка ягулык материалларыннан чистартылырга тиеш. Мангалда шашлык пешергэндэ  биналарга  кадэр таләп ителгән ераклык 5 метрга кадәр кимеде.

P.S. Янгынга каршы махсус режим кергэн чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шэхси хужалыкларда, авыл җирлекләрендә һәм торак пунктларда коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Әлеге закон бозучы гражданнар исэ Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлекчәсе тарафыннан административ жаваплылыкка тартылачак.

Ленар Тимерханов,  Саба хэм Телэче районнары буенча янгын кузэтчелеге булекчэсенен дэулэт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев