“ Җиде бабаңны беләсеңме?”
Шәҗәрә – бер караганда гади сүз. Тик бу гади сүзнең тирәнлеген карасаң, иге-чиге юк. Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Нәсел ул- бабайлардан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел, чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк. Безнең Иске Җөри авылында да үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзү белән кызыксынучылар бар. Бу эш белән ныклап шөгыльләнүчеләр дә аз түгел.
Иске Җөри авылында үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзү белән кызыксынучылар бар. Бу эш белән ныклап шөгыльләнүчеләр дә аз түгел. Күптән түгел, Иске Җөри авылы модель китапханәсендә үсеп килүче буынны бу эшкә тарту максатыннан “ Җиде бабаңны беләсеңме?” исемле очрашу кичәсе узды. Кичәнең махсус кунаклары итеп Фәләхиевлар гаиләсе чакырылган. Фәләхиевлар ике ел рәттән “Тарихта без эзлебез” республикакүләм фестиваленда катнашып районда беренче, зонада икенче урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев