«Идел‑йорт‑2025» төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләренең бүләкләү тантанасында
Казан шәһәрендә, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XXV «Идел‑йорт‑2025» төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды.
Сайлап алынган 12 иң көчле спектакльләр арасында 3 нче урынга лаек булып 50 мең сумга диплом һәм сертификат иясе булып Алан авыл мәдәният йортының «Умырзая» театры коллективы — Исламия Мәхмутованың «Мәхәббәт чишмәсе» пьесасы буенча куелган спектакль белән — танылды. Спектакльне сәхнәгә куючы Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева. Коллективны җиңү белән котлап, уңышлар, көчле алкышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев