Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ифтарда бергә күңеллерәк

12 апрель көнне шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка караган “Туган авыл” күңел ачу комплексында районкүләм Ифтар булып үтте.

Бу юлы ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев иганәсенә үткәрелде.  Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән якташыбыз, шулай ук Россия Федерацияcе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. 

Бирегә килүчеләр иң элек район мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның үтемле вәгазен тыңлап хозурланды. Үзенең чыгшында ул Рамазан аеның фазыйләтләре белән дә таныштырды.

Ифтар мәҗлесе традицион Ислам нигезендә  - Корьән уку, тәэсирле итеп, вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды. Корьәннең матур аһәнңәрен, Аллаһка ялвару, сәҗдә кылу нигезендә районыбызга җибәрелгән Корьән-хафизларлар ирештерде.

Ифтар мәҗлесенең ничек үтүе турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев