Ифтарлы кичләр
Изге Рамазан аенда мәчетләребездә, мәдәният учакларында, кафеларда Ифтар мәҗлесләре гөрләде. Шундый якты, күркәм мәҗлесләрнең берсе, мәчет һәм авыл халкы иганәсенә, 5 апрель көнне, Караширмә авылы клубында да үткәрелде.
Монысы быелгы Рамазанда үткәрелгән Ифтарларның дүртенчесе иде. Аның беренчесе - авыл эшмәкәләре хисабына үткәрелгән булса, икенчесе, авыл клубы каршында эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор ансамбле әгъзалары оештырган. Өченчесе дә, дүртенчесе кебек, мәчет һәм авыл халкы иганәсенә үткәрелгән. Авыз ачар алдыннан Корьән аятләре, догалар укыган, авылның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе Рафаэль абый Якупов билгеләп үткәнчә, әлегедәй күмәк чаралар авыл халкын берләштерә, бер-берсенә якынайта. Хак динебез дә әлегедәй күмәк чараларны хуплый гына икән. Илдә катлаулы вәзгыять барган бу көннәрдә бердәмлек аеруча кадерле һәм бик кирәк. Колакларны иркәләүче Корьән аятьләре, догалардан һәм үтемле вәгазьдән соң, караширмәлеләр, бергәләп тәкъбир әйттеләр, ир-атлар исә янәшәдә генә урнашкан авыл мәчетендә ахшам намазын укыдылар. Азактан авылдашларбергәләп, дустанә шартларда авыз ачтылар.
Караширмәлеләр, киләсе якшәмбедә, ягъни 7 апрель көнне, бишенче Ифтар мәәҗлесе үткәреләчәген әйтеп калдылар. Бирсен Ходай.Үткәргән Ифтарларының савабын күрергә язсын.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев