Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игә белгән икмәк ашаган

Бүген, ягъни 24 март көнне, районыбызның җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәте һәм “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм агрономнары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә Арча районының җаваплылыгы чикләнгән “Курса - МТС” ширкәтендә булып, Курса авылында урнашкан техника паркы һәм амбар хуҗалыгы белән танышып кайттылар.

Орлыкчылык белән ныклап, фәнни нигездә шөгыльләнүче әлеге хуҗалыкка алты авыл керә. Шуларның икесе амбар хуҗалыкларына ия. Мисал өчен, без булган Курса авылындагы амбар хуҗалыгында 20-25 мең тонна ашлык сыйдырышлы 11 склад бар. Ашлык чистарту буенча дүрт линия эшли. Хәзер хуҗалыкның  ике мең тонна сатлык ашлыгы (арпа, бодай, борчак) бар.

Шунысы игътибарга лаек, хуҗалыкның беркемгә дә бр тиен дә әҗәте юк. Югары егәрлекле тракторлар, комбайннар һәм тагылма машиналарның барысы да хуҗалыкның үз хисабына сатып алынган. Эш урыннарында тәртипкә һәм югары хезмәт дисциплинасына исең китәр. Әлеге хуҗалыкта 100 гә якын эшче-хезмәткәр эшли.

Терлекчелек тармагында да сынатмыйлар курсалылар. Бүген шрикәтнең ике мең баш мөгезле эре терлеге бар, биш мең гектар сөрүлек җирләренә ия. Әлеге хуҗалык белән утыз елдан артык Рәүф Гыймадетдин улы Гыйләҗетдинов җитәкчелек итә.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев