Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игелекле эшнең иртәсе - киче юк

Әссәләмү алейкүм үә рахмәтулЛаһи үә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле райондашларыбыз, дин кардәшләре! Аллаһка шөкер, быел да бакчада үстергән уңышларны җыеп алу насыйп булды, гошер садәкасын бирү вакытта килеп җитте! Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.
Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы.
Быел да, гошерне кабул итү көне билгеле, 10,11 сентябрь көнне Теләче авылының "Ихлас" мәчетенә китерә аласыз.
Аллаһ Тәгалә кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын🤲🏻
Хөрмәт белән, Теләче районы мөхтәсибәте🕌

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев