Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле урманчылар!
402
0
Агачлар җәйге яшел күлмәкләрен, көзгегә, кызгылт-сары төскә алыштыра башлады инде. Гүя алар да, урманчылар кебек бәйрәмгә әзерләнәләр. Ник дигәндә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә, ягъни 15 сентябрь көнне, алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Мин, берничә көн элек бераз урман һавасы суларга, урманчыларыбызның эшгамәлләре белән танышырга дип, Саба урман хуҗалыгына караган, Лесной бистәсендә урнашкан Ленин урманчылыгында булып кайттым.
Урманчылык директоры урынбасары Эльмира Сибагатова белдергәнчә, урманчыларыбыз - урман мастеры Равил Садыйков, урманчы Илсур Садыйков, Илназ Кашафетдинов, тракторчы Валерий Шалканов белән Равил Исламгәрәевлар Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарында командировкада, традицион агач утырту кампаниясендә булып чыкты. Август азагында киткән булганнар. Иртән китәләр, кич кайталар икән. Бу игелекле эшне (агач утырту - дөньяда иң игелекле эшләрнең берсе) алар республиканың Урман хуҗалыгы фәрманы нигезендә яз, көз башкаралар. Быелгы сезонда алар таулы, ерганаклы урыннарга 241 гектар мәйданда агач утыртып өлгергәннәр инде. Алабуга белән Балык Бистәсе районнарында эшләрен тәмамлагач, районыбызның Орымширмә авылы янәшәсендәге елга-ерганакка нарат, әкәс, каен агачлары утыртачаклар. Әлеге эшләр алдан җирлек башлыклары, авыл халкы белән килешенеп башкарыла.Агач утыртылган мәйданнарның кемнеңдер пай җире булмавы, алар аша электр, элемтә һәм газ үткәргечләр узмавы шарт. Шунысы игътибарга лаек, язын утыртылган агачларга алар җәй дәвамында, көзен утыртылганнарга кар яуганчы карау (уход) үткәрә. Сайлап алынган мәйданнарда агачлар ябык тамыр системасы белән утыртыла. Мондый ысул белән утыртканда агачның тамыры тиз генә корымый икән. Моннан 20-25 ел элек агач үсентеләре урманчылыкның үзендәге питомникта үстерелсә, хәзер Саба урман хуҗалыгы базасында урнашкан селекция үзәгендә кассеталарда үстерелгәнен алып кайтып утырталар. Элек урман массивлары республиканың 60%ын биләсә, хәзер 30% тан да артмый ди. Димәк, урманчыларыбызга әлеге юнәлештә эш җитәрлек. Үз ведомстволары тарафыннан гына түгел, аграр министрлык, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да урманчыларыбыз хезмәтенә югары бәя бирелә. Кечкенә генә питомник урманчылыкта хәзер дә бар. Ләкин яшь үсентеләр өчен түгел. 4-5 яшьлек агачларны берничә елга вакытлыча тотып тору өчен генә файдаланыла икән.
Авыл халкының күпчелеге җитештерү цехы һәм шәхси хуҗалык хисабына яши. Кемдер умарта асрап, икенчеләре, мөгезле терлек үрчетеп, өченчеләре - бакча нигъмәтләре үстереп көн күрә. Авыл уртасында искиткеч матур күл бар. Клуб, балалар бакчасы, кибет эшләп килә. 6 бала йөрүче балалар бакчасына моннан берничә ел элек республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде. Урманчылыкның административ бинасы да көлеп тора. Анда да төзекләндерү эшләре алып барылды.
Биредә агач утырту, аны караптәрбияләп үстерүдән, гомумән, урманнарны кешеләрдән, ут-күздән саклаудан тыш, аны кисү, заказ буенча агач матералыннан аслыклар (подоннар) ясау, агач чүбе (опилка) утын әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге авыр, әмма мактаулы хезмәт белән күбесенчә хатын-кызлар эшли дисәң һич хата булмас. 1987 елда нигез салынган агач яру цехында бүген бригадир Раилә Мөхәрләмова җитәкчелегендә җаваплылыгы чикләнгән “Урман” ширкәте станокчылары - Лилия Бламыкова, Рафис Билалов, Сания Бәдриева, Миләүшә Гыймадетдинова, Зөлфия Әхәтова, Зәлия Максютова, Гөлнара Сәгъдиева һәм станокчы-плитәче Павел Шалкановлар җитештерүчән хезмәт куя. Боларга Саба урман хуҗалыгы станокчылары Николай Токимов, Виталий Бламыков, Ольга Шишкинаны һәм тракторчы Равил Исламгәрәевны да өстәргә кирәк. Алар ясаган аслыклар министрлык күрсәтмәсе нигезендә Казанның “Оргсинтез” заводы белән Түбән Кама шәһәренең “Нефтехим” берләшмәсенә җибәрелә. Җитештерү калдыклары - утын белән пычкы чүбе халыкка сатыла. Соңгысына сорау аеруча зур ди. Агач чималы исә Саба урман хуҗалыгыннан китерелә. Урманчылыкта агач кисү ихтыяҗ булганда гына планлаштырыла.
Эльмира Рафаэль кызы әңгәмәбез барышында Саба урман хуҗалыгы тарафыннан куелган план заданиеләрнең вакытында үтәп барылуын билгеләп үтте. Дәүләт куйган бурычларны үтәүдә “КамАЗ” шоферлары Рамил Мөхәрләмов, Илдар Вәлиев, тракторчы Валерий Шалканов, машина йртүчеләр - Илдар Миннебаев белән Ришат Минҗанов, урман мастерлары Илһам Гыйльмиев, Рамил Закиров, Рөстәм Хөснуллин, техник хезмәткәр Марат Сәгъдиев, умартачылар - Галимә Сәгъдиева белән Рамилә Сибгатова, сунарчылар Газинур Сибагатов белән Илфар Гарифуллиннарның зур тырышлык куялар.
Урманчыларыбызның төп вазифасы - урманнарны янгыннардан, угрылар белән браконьерлардан, корткыч бөҗәкләр белән төрле авырулардан һәм пычратучылардан саклау. Форсаттан файдаланып, барлык райондашларыбызның язгы һәм көзге айларда шушы игелекле гамәлне кылуларын теләп калам. Урманчыларыбыз теләктәшлек күрсәтергә әзер. Аларга үсентеләрнең әрәм-шәрәм булмыйча утыртылуы һәм тәрбияләнүе мөһим. Алар күз карасыдай саклап үстергән үсентеләр белән тирәюньне тагын да матурлыйк, ямьлик! Һөнәри бәйрәмегез белән хөрмәтле урманчылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев