Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Игелекле хезмәт иясе

15 март - Торак-Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Әлеге тармакта, ягъни сыек көнкүреш калдыклары маши- насында хезмәт ку-ючы Илсур Якупов удар хезмәт вахтасын- да, аны матур хезмәт күрсәткечләре белән каршылый. Бу игелекле эшне Илсур инде дистә елга якын башкара.

Әлеге тармакта әз генә тоткарлык та, көтелмәгән мәшәкатьләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге хезмәт - сау - сәламәт, машинаң - төзек булуны таләп итә. Чөнки һәр иртәне рейска кузгалырга кирәк. Көнлек рейслар - сигез дә, ун да була, кайчак
ундүрт тә булырга мөмкин ди. Барысы да заказларның күләменә һәм эшне башкарып өлгерүгә бәйле. Шунысы игътибарга лаек, Илсурга кулалмаш юк, йөкне берүзе тарта.
Илсурның сыек көнкүреш к а л д ы к л а р ы с у ы р т у җайланмасы куелган “КамАЗ” машинасы иске булса да, әле йөрмәслек түгел. Әлеге дә баягы, майлап – җайлап, карап-рәтләп торганга тәгәри. Шулай да аның күңеле яхшыга, районга шундый яңа машина кай-тырына өметләнә. Өметсез - шайтан гына диелә халкы- быз әйтемендә. 
 
Илсур Башкортстан Республикасының Янавыл районы Байгуҗа авылында өч балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Алга китеп булса да әйтим, абыйсы Илгизәр
инде гүр иясе булса, апасы Нурия гаиләсе белән Ханты - Мансийск Автоном Республикасының Югорск шәһәрендә гомер кичерә. Дөрес, күрше республикада озак юанырга туры килми аларга. Билгеле сәбәпләр аркасында, Илсур өченче сыйныфта укыганда әнисе Сорур апаның туган ягы - Баландыш авылына күченеп кайталар. (Сорур апа үзе Үрнәк авылы кызы була – Ф.Г.) Өстәвенә, әтиләре Рәмзи дә янгында калып,  һәлак була. Ятимнәрне әниләренең төпчек энесе Сәгыйть абыйлары үз канаты астына ала һәм әкренләп булса да, бер - бер артлы аякка басарга, олы тормыш
юлына чыгарга ярдәм итә.
 
У р т а  м ә к т ә п н е тәмамлауга, Саба районы хәрби комиссариаты Илсурны республика ДОСААФына шоферлыкка укырга җибәрәләр. Аннары Армия хезмәте… Германиянең Тарлау шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәргә туры килә аңа.
Биредә дә машина йөртә, “ЗИЛ - 131” автомобилен иярли. Яхшы хезмәт иткәне, башкаларга үрнәк булганы өчен үзенә ун көнлек ял да бирәләр. Илсурның Армия
хезмәтеннән соңгы биографиясе дә, хезмәт урыннары да чуар. Хезмәт дәверендә ул “ГАЗ - 52”, “ГАЗ - 53”, “КамАЗ” автомобильләрендә дә, кранда да, тракторларда да, төзелештә дә, терлекчелектә дә эшли. Авылда да, Казан шәһәрендә дә, Казахстан Республикасында да яшәп, эшләп ала. Теләчедә “Сельхозхимия”, “Сельхозтехника” кебек эре предприятиеләрдә дә, “Туган авыл” күңел ачу 
үзәгендә дә хезмәт куя. Әйткәнемчә, үз урынын ул, районның коммуналь хуҗалык тармагында таба. Алдагы елларда ул автомобиль белән беррәттән, кранда да эшли. Кранда эшләгән чорда Илсур бик күп учреждениеләрнең нигезен сала.
 
Бүген алар хәләл җефете Лариса, улы Айнур, килене Анастасия һәм оныклары Милана, Рамил белән өч буын дус-тату гаиләдә бергә бәхетле гомер кичерәләр.
Ни генә булмасын, барысы да яхшыга диелә рус халык әйтемендә. Чөнки язмам герое Илсур ачы тормыш сынауларын, югалтуларны аз күрмәгән. Балачагы узган ямьле табигатьле туган авылы Байгуҗаны да аз сагынмый ул. Алга таба тормышы хәерле булсын да, район халкына игелекле хезмәт итәргә, яңа машиналы булып, озын-озак
еллар эшләргә язсын. Иң мөһиме - коллективта аның фидакарь хезмәт куй-
ганын беләләр, күрәләр, кирәк чакта үзенә һәртөрле ярдәм кулы сузарга тырышалар. Монысы инде аеруча да күңелне үсендерә торган кирәкле фактор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев