Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар - балалар!” акцияcе

21 августтан республикабызда, шул исәптән районда “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе башланды.

Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Статистик мәгълүматлар балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең  август-сентябрь айларында бермә-бер артуын күрсәтә. Чөнки бу чорда алар озакка сузылган җәйге яллардан соң юлларда йөрү буенча уяулыкларын югалталар. Халыкчан итеп әйтсәк, “туарылалар”. Транспорт дөньясына кереп китү өчен өстәмә күнекмәләр (адаптация) кирәк.

Быелның җиде аенда республикабыз юлларында  ике меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуның 278е балалар белән бәйле һәлакәтләр. Аларда  9 баланың гомере өзелгән, 291 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.  

Рейдлар вакытында күзәтелгәнчә, ата-аналар кагыйдәләрне үтәмиләр, балаларын махсус утыргычсыз йөртәләр. Яңа уку елы башланганда әтиәниләр балаларын, бигрәк тә башлангычта укучыларны мәктәпкә кадәр озата барырга бурычлы. Бу очракта иң үтемле белем һәм тәрбия чарасы - әти-әни үрнәге, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.

“Игътибар - балалар!” акциясе барышында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларында балаларны йөртү, җәяүлеләргә юл бирү буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә һәм яктылык кайтару элементларын пропагандалауга, аларны халык, бигрәк тә, балалар арасында популярлаштыруга зур игътибар бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев