Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игътибар балалар» акциясе кысаларында

Без, тәрбиячеләр балаларны кече яшьтән үк, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар уткәрәбез.

Бүген дә "Игътибар балалар" акциясе кысаларында, "Юлларда имин булыйк" дип исемләнгән чара уздырдык. Чарада Теләче районы буенча  ЮХИДИ инспекторы Каюмов Салават Тәбрисович,  Татарстан Республикасы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Саба районындагы профилактика бүлеге башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Назифовна катнашты. Шулай ук Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенең ЮИД отряды волонтерлары да чарабызга үз өлешләрен кертте. Укучылар нәниләрне төрле биремнәр белән сынап карадылар. Җәяүлеләр кичүеннән,велосипед белән дөрес итеп хәрәкәт итү күнекмәләрен аңлаттылар.
Чара ахырында балалар өчен иң куанычлысы әлбәттә ул Гүзәл апалары һәм Салават абыйлары тарафыннан балаларга бирелгән бүләкләр булды. 
  Шулай ук бүген ,  әти-әниләр белән гомуми җыелыш та булып узды. 
Гүзәл Назифовна  һәм Салават Тәбрисович әти-әниләргә статистика мәгьлүматларын җиткереп,тагын бер кат ,пассажир ,йөртүче һәм җәяүлеләргә кагылган кагыйдәләрне искәртеп үттеләр.
Балачактан алган белем- кунекмәләр яхшы узләштерелә, тиз генэ онытылмый. Балаларда кечкенәдән үк "Юлларда имин йөрүне " өйрәтү, аларда юл йөрү кагыйдәләрен формалаштыру, ата-аналарның, тәрбиячеләрнең изге бурычы.


Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Кәримуллина Г.С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев