Ике көпчәкле бәла
Бүген питбайкларның, ягъни кросс -мотоциклларының яшүсмерләр арасында популярлыгы хәттин ашкан. Әйтүләренчә, Казанда гына да көнгә шундый 100 мотоцикл сатыла ди. Кытайдан кайтарылучы мотоциклларның бәяләре дә чагыштырмача очсыз. Аның яңаларын 36 мең сумга да табарга була. Яшьләр арасында популярлыгы зур булса да, питбайк гомуми кулланыштагы юлларда йөрү өчен каралмаган, зур юлларга чыгарга ярамый.
Республикабыз юлларында питбайклар белән бәйле юлтранспорт һәлакәтләре теркәлеп кенә тора. Мисал өчен, быел республика юлларында питбайк белән бәйле 16 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда бер бала үлгән, 20се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган (бер сыйныф бала имгәнгән дигән сүз). Күптән түгел генә Түбән Кама шәһәрендә бер яшүсмер питбайк белән югары тизлектә самокат белән урам аша чыгып килүче малайны бәрдерсә, Казанда исә, питбайкта җилдерүче яшүсмер борылганда машинага бәрелә.
Спорт инвентаре булып исәпләнгәнгә, йөртү таныклыгы һәм ЮХИДИ органнарында теркәлү һәм дәүләт номеры да кирәкми (двигатель егәрлеге 49 кубтан артмаган очракта). Кросс мотоцикллары моннан дистә ел элек яшүсмерләр арасында бик тә популяр булган скутерларга алмашка килде. Ул вакытта “Балаңны үтерәсең килсә, скутер сатып ал!” дигән шаян гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Бүген әлеге гыйбарәне питбайклар мисалында кулланырга мөмкин.
Кайчандыр әти-әниләр балаларына скутерлар сатып алып бирә башлагач, шундый кискен хәл килеп туган иде. Йөртү таныклыгы кирәк була башлау белән скутерның популярлыгы кимеде. Бәлкем питбайклар йөртү өчен дә таныклык булуны мәҗбүри итәргәдер!? Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары мәсьәләне көзге сессия вакытында караячаклар.
Сүз уңаеннан. Агымдагы елның алты аенда районыбыз биләмәсендә 9 юл-транспорт һәләкәте теркәлгән. Бу узган елдагы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда 80% ка артыграк. Һәлакәтләрдә 19 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, әлеге күрсәткеч тә узган елдагы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда 2,4 тапкырга артыграк. Узган ел районыбыз юлларында 8 кеше имгәнгән булган. Һәлакәтләрнең күбесе төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге юлларда теркәлгән. 22 йөртүче дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен тоткарланган. Шуларның алтысына Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсе буенча (транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп кабат исерек хәлдә руль атрына утыручылар) җавап бирергә туры киләчәк. Мондый төр кагыйдә бозучылар өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, 480 көнгә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү яки ике елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Соңгысы шартлы җәза да булырга мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев