Ике тантана бергә
25 март көнне Теләче мәдәният йортында IV “Талантлы яшьләр – районыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр иҗаты фестиваленең Гала – концерты булып үтте.
Ике айдан артык барган фестиваль- бәйгедә 300 дән артык конурсант катнашкан. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаган сәләтле яшьләребезне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде.
Моннан тыш алар мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләренә дә изге теләкләрен җиткерделәр. Ник дигәндә, нәкъ менә 25 март көнне алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу көн Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә 2008 елдан бирле мәдәният хезмәткәрләре буларак үткәрелеп килә. Бергә узган ике тантананың чагылышын түбәндәге фотоларда күрәсез. Бу хакта тулырак сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев