Икенче булып тәмамладылар
1 сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Август- Теләче” ширкәте игенче механизаторлары 2025 ел урагын тәмамлады.
Быелгы урып - җыю эшләрен алар “Низамов М.Х” крестьян - фермер хуҗалыгыннан азга гына калышып, районда икенче булып төгәлләделәр. Быел алар 6529 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкардылар. Тулаем икмәк кереме 30953 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 47, 4 центнер икмәк туры килә. Биредә көзге бодай - 2172, язгы бодайны - 2010, борчак культурасы - 2347, җитен - 654 гектар мәйданда игелгән иде. Хәзер августларның 2119 гектар мәйданда игелгән рапс культурасын җыеп аласылары бар.
Быелгы уракта ширкәт комбайнчылары арасында барган ярышта беренче позицияне Ильяс Җәләлетдинов били. Икенче һәм өченче урыннарда Данил Шигаев белән Рәмис Хәнәфиевлар. Бүген алар башка хезмәттәшләре белән бергә Питрәч районы кырларында хезмәт куялар.
Шунысы игътибарга лаек, соңгы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән ”Август - Теләче” ширкәте кырларында урып - җыю эшләре белән бергә көзге чәчү эшләре дә оешкан төстә алып барыды. Хәзер алар 1500 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарып, “Экватор сызыгы”на җиттеләр. План - 3131 гектар.
Бүген, ягъни 2 сентябрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә көзге кыр эшләре барышы белән танышканда әлеге ширкәт механизаторлары Орымширмә авылы янәшәсендә урнашкан 82 гектарлы борчак басуында “три в одном” ысулы белән көзге бодай чәчәләр иде. Ширкәтнең генераль директоры урынбасары Айдар Габделганиев билгеләп узганча, августлылар планда каралган мәйданнарның барысына да көзге бодай чәчәчәкләр. Әлеге участокта көзге бодайның элиталы “Скипетр - ЭС” сорты игелә. Бөртек туфракка бер гектарга - 240 килограмм исәбеннән, 80 килограмм аммофоска, 50 килограмм карбомид белән (рәт арасына) күмдерелә. Чәчү эшләренең күбесе борчагы җыеп алынган мәйданнарда (җәмгысе - 2347 гектар) башкарыла. Калган өлеше уңышы җыеп алыначак рапс мәйданнарына чәчеләчәк. Көзге чәчү эшләрен тәртипләп, җиренә җиткереп, югары җитештерүчәнлеккә ия “Ксерион” тракторына тагылган 12 метрлы “Барго” чәчкече белән ширкәтнең иң тәҗрибәле механизаторларының берсе Александр Баканов башкара. Икенче тракторны исә ширкәтнең яшь, әмма өметле механизаторы Илдар Насыйбуллин иярли. Егеткә чит илдә эшләнгән куәтле трактор белән, 15 метрлы “Барго” чәчкечен ышанып тапшырганнар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 2 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 18163 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Планга карата эш үтәлеше - 79%. Тулаем икмәк кереме - 68253 тонна тәшкил итә. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 37, 6 центнер иген уңышы туры килә. Иген муллыгы буенча беренче урында җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте бара. Икенче урында - һәр гектарга 41, 5 центнер иген уңышы белән “Алан” акционерлык җәмгыяте, өченче урында - 41 центер белән “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы.
Район буенча 3008 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылды. Планга карата эш үтәлеше - 41%. План - 7397 гектар. Көзге чәчү темпы “Алан” акционерлык җәмгыятендә, “Чулпан” ширкәтендә аеруча яхшы. Аларда әлеге агрочара 90 - 92 шәр% күләмендә башкарылган.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев