Иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырылды
Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла.
Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Сафина Р.К. һәм Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасынан Хисамутдинова Л.Н. — „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булдылар. «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Теләченең 2 номерлы балалар бакчасыннан Ахвалова Г.И. 1 урын, 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хуҗина Р.Г. 2 урынны, Шәтке балалар бакчасыннан Касимова Г.С. 3 урынны яулады.
Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев