Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы үтте

Теләче урта мәктәбе базасында Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы үтте.

Әлеге бәйгедә Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының татар теле укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире Хисмәтова Лилия Котдус кызы бәяләде.
Безнең район данын Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы яклады. Барлык зона этаплары тәмамлангач, бәйгенең республика этабында катнашачак конкурсантлар исемлеге билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев