Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң зур байлыгым - ул хәзерге тормышым

Уңган - булган, алтын куллы райондашларыбыз белән сезне таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген сезгә Киров өлкәсендә милли бизәкле кием бренды булдырган Олы Мәтәскә авылы кызы Айсинә Хәлиуллина белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Айсинә, тумышым белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбен тәмамлагач, 5 ел Казанда югары белем алып чыга. Җиде ел элек, 24 яше тулган көнендә кияүгә чыгып Киров өлкәсенә килеп булып төшә. Хәзерге вакытта тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.

- Гаиләгез турында тулырак сөйләп китмәссезме, Айсинә? Ничек таныштыгыз? Күрше төбәккә кайлардан барып чыктың?

- Ирем белән без 2012 нче елның матур җәй аенда, хәзер гомер итүче авылыбыз - Иске Йөректә таныштык. Ләкин беренче күрешүебез 2006 нчы елда Теләчедә булган. Иң кызыгы: без бер-беребезне бөтенләй хәтерләмибез. Шул елны минем Теләчедә яшәүче икетуган апам иремнең бертуган абыйсына кияүгә чыкты. Туйларында кыз озатуда мин дә бар идем, ләкин булачак ирем Ильясны хәтерләмим. Ул да миңа - 13 яшьлек кызга игътибар бирмәгән. Бу якларга икетуган апам кияүгә чыгып күченеп килсә дә, Киров өлкәсендә минем бер дә килгәнем юк иде. 2012 нче елда туганнарыбыз бертуган апам белән мине кунакка чакырдылар. Әле дә хәтерлим ул көнне: иртән уянгач, әнигә: "мин бармыйм, кире уйладым" дигәч, әни: "барасың, ял итеп кайт" дип мине үзе үк үгетләп диярлек җибәрде. Язмыш күрәсең. Ильясның әле армия сафларыннан кайтуына бер атна тирәсе генә иде. Якыннан танышып, аралашып киткәч аның ышанычлы, төпле фикерле егет булуын аңладым. Шулай итеп дүрт ел очрашып йөргәч кода бабай - әтигә, кодагый әби - әнигә әйләнде. Кияүгә чыгасымны, Киров өлкәсенә китәчәгемне хәбәр иткәч, әни бигрәк еракка китәсең дип моңсуланганда: "үзең җибәрдең бит", - дип шаярырга ярата идем. Яши-яши ул ара безгә якынайды, Аллаһка шөкер еш кайтып йөрибез.

— Күреп беләбез, син бик матур милли орнаментлар белән киемнәр булдыргансың. Бу һөнәргә килү тарихын сөйләмәссезме?

-Мин инде мәктәп яшеннән үк бу хыял белән янып яшәдем. Ләкин беркемгә беркайчан бу теләгемне сөйләгәнем булмады. Татар милли орнаментлары белән заманча киемнәр булдыру, аны көндәлек тормышка кертү - ниндидер буй җитмәс хыял сыман тоелды ул вакытта.

Минем мәктәп елларында милли бию күлмәкләреннән чыгыш ясаган вакытта һәрвакыт "ни өчен бу миллилекне заманча киемнәрдә дә чагылдырмаска" дигән уй килә иде. Ул вакытта татар орнаменты чигелгән костюмнар сәхнә, музей киңлекләрендә, бәйрәм яисә шушы юнәлештә үтүче чараларда гына кулланыла иде. Шушы милли орнаментларны нәкъ менә заманча киемнәрдә чагылдырасы, киләсе буынга үз чорыбыз киемнәре аша танытасы, аңлатасы килде. Соңрак, тормышта үз урынымны табып тәҗрибә туплагач, бу теләк кабат яңа көч белән кабынды. Үземне, балаларымны татар милли орнаментлары чигелгән заманча киемнәрдә күрәсем, аны көндәлек тормышка кертүгә азмы-күпме өлеш кертәсем килде.

– Айсинә, кеше белән аралашканда, сез аларның тышкы кыяфәтенә игътибар итә-сезме?

- "Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар", - ди халык. Әлбәттә, беренче аралашканда тышкы кыяфәткә дә күз төшә. Киенү рәвешебезгә карап бер-беребез турында күпне белергә мөмкин. Ләкин шуны онытмаска кирәк: кием кешене түгел, ә кеше киемне бизи.

— Бер костюмны эшләү гадәттә күпмегә сузыла? Материалны каян аласыз?

-Яңа модель костюмны ясау - дизайн, тукыма сайлаудан алып тулы тегелешенә кадәр, 4-5 айга да сузылырга мөмкин. Иң мөһиме – үрнәше булу. Аннан соң, бу үрнәк киемгә күп очракта төзәтүләр таләп ителә. Модель ошаган очракта да, аның ничек киеләсен, юыласын, чигүнең үз-үзен ничек күрсәтәчәген төрле яклап тикшерергә кирәк. Бер кием дә мин үзем күпмедер вакыт кулланмыйча, сынамыйча тегүгә чыкмый. Шуңа күрә тулы бер фикергә килгәнче берничә ай вакыт үтә. Ә инде күпләп әзер, хупланган модельны җииештерү өчен 3-4 атна вакыт җитә.Материалларны исә тәэмин итүче белгечләрдән алабыз. Бер ел эчендә күпләр белән элемтәгә чыктык, аралаштык. Соңыннан иң ошаган вариантны сайлап алдык. Тукыма сайлау - үзе бер дөнья. Һәр материалның уңай һәм тискәре яклары була, барысын да уйлап эш итәргә кирәк.

— Заказчыларны каян табасыз?

-Заказлар күп очракта социаль челтәрләрдән килә. Безнең эшчәнлегебезгә бер ел, хәзер инде бик еш халык арасында да күренә. Мин ике бала әнисе һәм спорт сөюче кеше буларак иң беренче чиратта уңайлы, җайлы һәм керлекле булуына басым ясадым. Кызларым бер-бер артлы дөньяга килде, яшь балалар белән ничек җитез булырга кирәклеген мин үз тәҗрибәмдә бик яхшы беләм. Эшчәнлекне гади дә, ләкин шул ук вакытта үзебезнең милли бизәкләребезне дә чагылдыра алучы көндәлек заманча киемнәр тегүдән башлыйсым килде. Үземнең статистикадан чыгып әйтә алам: безнең киемнәрне хәзерге вакытта иң еш кулланучылар ул яшь әниләр һәм сәяхәткә җыенучы милләттәшләребез. Чөнки костюмнарыбызны киючеләрне бик еш парк, ялларда; аэропорт, вокзалларда очраталар. Ә бу исә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уята, безне башка илләрдә дә таныта. Киләчәктә, Аллаһ боерса көндәлек күлмәкләр дә тегәсебез килә.

-Белүемчә, син бит әле шигырьләр дә язасың...

- Шигырьләрне икенче сыйныфта укыганда яза башладым. "Асылъяр" да, шигырьләр дә - иҗат эше. Бу ике өлкә бер-берсен тулыландырып яши, үрелеп бара, алга үсәргә илһам өсти дияр идем мин. Беркайчан да җыр сүзләре языр идем дигән хыял белән яшәмәдем, мөмкинлекләр эзләмәдем. Аллаһ Тәгалә барысына да юлны үзе ачты.

-Киләчәктә планнарың?

-Киләчәккә ниндидер артык зур планнар белән яшим дип әйтмәс идем. Шөкер итә белү дә кирәк. Хыяллар бар әлбәттә, хыялсыз кеше - канатсыз кеше. Тормыш үз агымына бара, килгән мөмкинлекләрне кулланырга тырышам, кулымнан килгәнне эшлим, ләкин шул ук вакытта бөтенесенә өлгерергә тырышып дөнья да кумыйм. Якыннарым янәшәдә, сау-сәламәт, гаиләм тулы. Иң зур байлыгым - ул хәзерге тормышым.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев