Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ярышлар булып узды
9 май көнне Теләче ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган спорт ярышлары булып узды.
Волейбол ярышларында ир-атлар командалары арасында 1 урынны «Бигәнәй» командасы алды, 2 урынны – «Теләче» командасы, 3 урынны –«Иске Җөри»командасы.
Мини-футбол буенча ярышларда 1 урынны – «Теләче корыч профильләре» командасы, 2 урынны – «Теләче» командасы, 3 урынны - «Магистраль»командасы яулады.
Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда:
Кызлар арасында 1 урын – Сәхәбиева Сиринә, 2 урын – Гимадиева Динә һәм Заһидуллина Илсөя, 3 урын-Нуруллина Айсина.
Ир – атлар арасында 1 урын – Нәҗипов Раил, 2 урын – Назлычев Салават, 3 урын – Сафин Айнур, 4 урын-Сәхәбиев Рәсүл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев