Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инглиз теле укытучыларының район семинары

Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» темасына район семинары узды.

Кунаклар арасында Нуриева Айгөл Рөстәм кызы, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе кафедра мөдире һәм Хәбибуллина Эльмира Камил кызы, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе факультеты деканы бар иде.

Ачык дәресне 11 нче сыйныфта Муртазина Лилия Хөснетдин кызы күрсәтте. Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы «Инглиз теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә театр педагогикасы» дигән мастер-класс үткәрде. Педагог һәм остаз елына багышланган виртуаль экскурсия оештырылды. Семинар мәктәптә инглиз телен укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев