Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү алып килгән яз. Субаш авылында һәйкәл- обелиск ачылды

Чарада авыл халкы, читтә яшәүче якташлар бергә җыйналды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын  салган батырлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасында район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов , Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Камил  Садриев,   Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссар Фәнис  Закиров та катнашты. Яуда ятып калган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштереп, аларның якты истәлегенә һәйкәл төзүне авыл халкы үзе тәкъдим итә, ул үзара салым акчасына һәм федераль программа кысаларында  салына. Бу хакта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та әйтеп узды:

- Субаш авылында бүген зур вакыйгага җыйналдык. Шушы җыйнак , матур һәйкәлнең проекты бик матур килеп чыкты. Сезне Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек- саулык, тынычлык, иминлек телим. Дөньялар тыныч булып, шулай бердәм яшәргә язсын, - диде ул. Митинг батырларны бер минут тынлык белән искә алу белән, һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Чараны мәктәп укучыларының, "Нардуган" керәшен халык коллективының чыгышлары бизәде. 

Тынычлык бүләк иткән каһарманнарыбыз барыннан да бигрәк игътибарга, кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә бигрәк тә. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары да иң беренче чиратта әнә шул максатны күздә тота.

Зөлфия Ибраһимова. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев