Җиңү көне белән!
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп, Бөек Җиңүне якынайткан абыйлар, апалар! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән ихлас тәбрик итәбез. Йөзләрчә миллион кешеләрнең фидакарь тырышлыгы, дистәләрчә миллион кеше гомере барәбәренә яуланган Җиңү көне елдан-ел ераклаша бара. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбызның исемнәре халкыбыз күңелендә батырлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык символы булып яши. Хөрмәтле ветераннар! Сез зур сынаулар аша узып, сугышның ачысын-төчесен татып, дошманны җиңдегез. Сугыштан соң җимерекләрне торгызуда үз-үзегезне аямыйча хезмәт куйдыгыз. Сезнең алда баш иябез. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр!
Сезнең барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, тыныч тормыш һәм озын гомер телибез.
Теләче муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев