Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү көнен якынайткан

Күкчә авылында яшәүче сугыш ветераны Таисия Сабирҗанова 99 яшен ваклаган. Сугышның ачысынтөчесен татыса да, ветеранның күңеле матур. Бүгенге гүзәл тормышка, өстәл тулы ризыкка куанып, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Ветеран йортта иң өлкәне, улы Рәис, килене Фирдәүс, оныгы Булат – Лилия, оныкчыклары Самат, Нәфисә Таисия әбинең олы шатлыгы. Читтәге балалары, оныконыкчыклары да туган йортларына сукмакны суытмый. Зур, матур гаиләдә аның урыны түрдә. Оныкчыкларына күз-колак булып, тәрбияләп үстергән.

1941 елда Таисия Сабирҗанованың әтисен фронтка алалар. Аннары абыйсын да хәрби хезмәткә чакыралар. 1943 елда 18 яшьлек Таисия апа да сугышка китә. Ул еллар аның күңелендә мәңгегә сеңеп калган. Берничә ай Казанда хәрби өйрәнүләрдә булалар. Аннары яшь кызны зенитракета гаскәрләренә билгелиләр. Аларның отряды Смоленск шәһәрендә Днепр елгасы аша салынган поезд йөри торган күперне саклый.

Җитез, барысын да тиз генә эләктереп ала торган, ярдәмчел Таисияны кызлар отрядының җитәкчесе итеп билгелиләр. Күп тапкырлар үзен куркыныч астына куеп, иптәшләрен саклап кала. Аларның төркеме Польшага кадәр барып җитә. Таисия апага рәхмәт хатлары тапшырыла, аны сугыш кырыннан әнисенә дә җибәрәләр. Таисия апа әйтүенчә, аларга кияргә кием, туйганчы ашарга ризык та булмый. Сугыш кырында мәңгелек йокыга талган солдатларның аяк, өс киемнәрен киеп сугышалар. Зур размерлы аяк киемнәре белән йөреп, аяклары авырта, каный, туңа... Ә алар бернигә карамый алга атлыйлар.

Җиңү көнен райондашыбыз Варшавада каршы ала. “Бу көнне барысы да шатланды, сөенде, без дә аларга иярдек. Чын бәйрәм булды. Бүләккә материал да бирделәр, юклык заманда аннан кием тектек, шинельне дә үзгәртеп, пәлтә итеп кидек”, - диде ул.

Сугыш тәмамланганга күп еллар узса да, аның ачы хатирәләре ветеранның күңелендә бүген генә булган кебек. Хәтере яхшы, барысын да ачык хәтерли һәм авыр сулап: “Башка сугышлар булмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, өстәлләребездә һәрчак икмәк булсын. Вакытлыча илне сакларга алынган егетләр дә исән-сау кайтсын”, - дип тели.

Тыныч тормышта ул авыл клубы мөдире булып эшли. Соңрак авыл халкыннан сөт җыя. Хезмәтен яратып башкарган ачык Таисия апаны авылдашлары хөрмәт итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев