Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз
28 нче гыйнвар көнне Казан шәһәренең 179 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасында «Мини-футбол - мәктәпкә» Бөтенроссия проектының мини-футбол буенча, 2011_2012 нче елгы кызлар һәм егетләр командалары арасын да сайлап алу ярышлары узды.
Ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы да катнашты. Көне буена барган кызу ярыш нәтиҗәләренә килсәк: егетләр командасы 2 урын ; кызлар командасы 2 урынга лаек булды. Физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафиль Рефатовичка, Салахиев Булат Ринатовичка, Республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашуны оештырган өчен Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улына, Татарстан футбол федерациясе берлегенең Теләчедәге вәкиле Яхин Рәис Рәшит улына рәхмәт белдерәбез! Шуны да әйтеп үтергә кирәк, сигез яшь аермалыгы арасында үткән мини -футбол ярышларында Теләче урта мәктәбе алтысында призёр һәм икесен дә җиңүче булып танылды. Шәһәр мәктәпләре арасында катнашу иң зур җиңү. Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев