Җиңүнең 80 еллыгына фильм төшерәчәкләр
Татарстанда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 80 хатирә» социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашырыла, ул ветераннарның истәлекләре нигезендә 80 видеорепортаж булдыруны күздә тота.
"Теләче, Питрәч районнарында булдык. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән видео интервьюлар эшләдек. Җиңүнең 80 еллыгына фильм төшерәбез", - дип язган үзенең шәхси битендә BEZ телеканалында эшләүче якташыбыз Айгөль Нәбиуллина. Алар Олы Нырсы авылында гомер итүче сугыш ветераны Алексей Писарев белән очрашып, аның истәлекләрен барладылар.
Фото: https://vk.com/aiaigul14
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев