Лауреат исеменә лаек булдылар
Казан шәһәренең «Нагорный»торак массивы мәдәният йорты базасында «Мудрая река» исеме астында халык иҗаты фестивале узды.
Бу чарада районыбыздан Караширмә авыл клубы каршында эшләп килүче "Миләшкәй" фольклор коллективы катнашты. Фестиваль программасына алар "Кич утыру" йоласын тәкъдим иттеләр һәм "Йола-традиция" номинациясендә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре Әклимә Мәһдиевага һәм бу тынгы белмәс коллективка иҗади уңышларының дәвамлы булуын телисе килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев