Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомагак ясалды, ниятләр корылды

Бүген, ягъни 14 март көнне, Теләче мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап киңәшмәсе узды. Традицион киңәшмәдә 2022 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды, киләсе көннәргә ниятләр корылды.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган һәм иң элек аның хисабы тыңланылган киңәшмәдә үзләренең тармак эшчәнлекләрен яктыртып, Теләче мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Вәлиева һәм Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева чыгыш ясады. 

Азактан иҗади бәйгеләрдә һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән рейтингта алдынгы урыннарга чыккан коллективларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә  тантаналы шартларда Дипломнар тапшырылды.

Район мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы турында “Тедләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев