Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә...

Укучыларны төрле бәйге, конференцияләрдә катнаштыру баланың үзендә нинди сыйфатлар булдырырга ярдәм итә, дәресләр калдырып, әлеге чараларда катнашу кирәкме аның өчен? Шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.

Мәктәпләрдә уку елы башлануга, дәресләр белән беррәттән, укучылар дәрестән тыш эшчәнлеккә дә җәлеп ителәләр. Дәресләрдән соң калып, үзләренең күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлап, төрле конкурс һәм конференцияләрдә катнашырга әзерлек эшләре алып баралар. Мәсәлән, бер фәнни-эзләнү эше белән чыгыш ясау өчен, укучыга шактый көч куярга, күп вакыт сарыф итәргә, сөйләмен камилләштерергә кирәк. Шуңа өстәп, таныш булмаган кешеләр алдында матур һәм дөрес итеп сөйли дә белү, үзеңнең белемеңә ышанып, каушап калмаслык итеп өйрәнү зарур. Фикереңне эзлекле һәм төгәл итеп әйтү өчен дә кыюлык таләп ителә, бу укучыларны төрле ситуцияләрдә югалып калмаска да өйрәтә.

Балаларның әлеге юнәлеш буенча эшчәнлектә катнашуы башкалар белән аралашу, бүтәннәрнең чыгышларын тыңлау, үзеңне башкалар белән чагыштырып карау, анализлау мөмкинлеген бирә. “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән әйтем дә бар бит халыкта.

23 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Совет районы М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә, рухи кыйммәтләргә, милли-мәдәни традицияләргә җәлеп итү, сәләтле, талантлы балаларны ачыклау максатларында үткәрелгән "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән lX төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Сауш төп мәктәбе укучылары да катнашып кайтты. 7 нче сыйныф укучысы Садриев Раиф "Туган ягым чишмәләре", 8 нче сыйныфтан Хисамова Нигина "Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы" секцияләрендә катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының лауреат дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар өчен каллиграф Нәҗип Нәккаш һәм Агапова Светлана Андреевна күргәзмәсе оештырылган иде.

Шушындый чараларда катнашу, укучылар өчен, һичшиксез, кирәктер дип уйлыйм.

 

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев